Идел буе университеты базасында бу көннәрдә Саклык банкы хезмәткәрләренең төп спорт турниры - XIV Бөтенроссия Җәйге Сбербанкиада уза.
Документны раслаганнан соң анда озак вакытлы дәвалануда булган һәм сәламәтлеге торышы буенча мәгариф оешмаларына йөри алмаган балаларга белем бирү мәсьәләләре буенча аңлатмалар теркәләчәк.
Болгар музей-тыюлыгы территориясендә "Беренчеләр форумы. Профессионаллар командасы" узды. Анда катнашучылар - Татарстанның урта һөнәри оешмалары студентлары , «Беренчеләр хәрәкәте» юнәлешләре белән таныштылар һәм үз проектларын булдыру буенча укулар үттеләр. Иң яхшы дип табылган дүрт инициатива 100 мең сум ярдәм алачак, дип хәбәр иттеләр оешманың Татарстан бүлекчәсе матбугат хезмәтендә.
Мәктәп, балалар бакчалары җитәкчеләрен һәм муниципалитет башлыкларын, финанслар белән тәэмин ителмәгән очракта, вәкаләтләрне үтәмәгән өчен җәзага тартырга ярамый. Бу хакта Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин, 12 июльдә, вице-премьер Дмитрий Григоренко катнашында үткән "хөкүмәт сәгате" барышында әйтте.
Мәскәүнең Биоорганик химия институты директоры Александр Габибов Халыкара Арбузов премиясе лауреаты булды.
2023 елның 22 августында Мәскәүдә мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең «Ориентиры детства» Бөтенроссия форумы дүртенче тапкыр узачак. Ул Россия Мәгариф министрлыгы, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының профиль комитетлары, Бөтенроссия мәгариф профсоюзы һәм башка дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар ярдәмендә уздырыла.
Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты исемен «дәүләт бюджет учреждениесеннән» «фәнни» оешмага үзгәртергә тели. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары проектын республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы әзерләде. Документ "Рәсми Татарстан" порталында бастырылган һәм коррупциягә каршы экспертиза уза.
БДИ да иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән чыгарылыш сыйныф укучылары белән традицион очрашуда Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев аларның тырышлыгы һәм үҗәтлеге өчен рәхмәт белдерде.
Педагоглар һәм Татарстанның мәгълүмат-китапханә үзәкләре белгечләре «Ватанның киләчәге укытучы кулында » педагогик проектлар конкурсында катнаша ала. Конкурсны Президент китапханәсе үткәрә.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт мәктәпләрдә тәрбияви нәтиҗәләргә бәя бирде. Мәгариф оешмаларының тәрбия эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләү моделен эшләгәндә, Рособрнадзор федераль дәүләт белем бирү стандартларына йөз тота, анда сигез юнәлеш буенча белем бирүнең шәхси нәтиҗәләре билгеләнгән: гражданлык, патриотик, рухи-әхлакый, эстетик, физик, хезмәт һәм экологик тәрбия.