Урта һөнәри белемне үстерү һәм популярлаштыру максатларында Россия Федерациясе Президенты Указы белән 2 октябрьдә Урта һөнәри белем көне итеп билгеләнде.
Баланың психологик сәламәтлеге һәм иминлеге аның киләчәге өчен бик мөһим: белгечкә вакытында мөрәҗәгать итү аңа кешеләр арасында тыныч яшәргә һәм алар өчен борчылмаска ярдәм итәчәк.
Мәгариф министрлыгы «Россиянең Ел укытучысы-2022» конкурсында катнашучылар өчен тавыш бирергә ярдәм итүче махсус чат-бот эшләтеп җибәрде. Укытучының визит карточкасын, регионны һәм ул укыта торган предметны сайлап, бер дәгъвачы өчен генә тавыш бирергә була: https://vk.com/write-30558759
Төмәндә «Россиянең Ел укытучысы – 2022» Бөтенроссия конкурсы лауреатлары «Мастер-класс конкурс» сынавын уза. И.Я.Словцов исемендәге музей комплексы мәйданчыгында алар практик нәтиҗәлелеккә ия булган шәхси һөнәри техниканы күрсәтәләр.
Казан халкына уку-укыту процессында катнашучыларның хокукларын яклау, өстәмә белем бирү һәм балаларның мәшгульлеге мәсьәләләре буенча консультация бирәчәкләр. Кайнар линия 29 нчы сентябрьдә 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Мәктәптә белем бирү системасында идарәчеләрнең төп бәйгесенең йомгаклау этабы – «Россия ел директоры» Бөтенроссия һөнәри конкурсы 29 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр Мәскәү өлкәсендә узачак.
Бүген Екатеринбургта «Ел мастеры» Бөтенроссия педагогик осталык конкурсы финалы старт ала. Төрле этапларда ул илнең 3 000 көллият һәм техникум педагогларын берләштерде.
29 сентябрьдә Казанда «ТатарКино» тамаша залында «Киләчәккә Билет» һөнәри юнәлеш бирү сериалы премьерасы булачак.
28 сентябрьдә Казан федераль университетында ачылган Россия «Белем» җәмгыяте мультимедиа лектория студиясендә «В деле!» бизнес-интенсивына үз эшен ачкан яки үз идеяләрен бизнеста тормышка ашырырга хыялланган яшьләр җыелды. «Белем» җәмгыятенең бу яшьләр агарту проектын хупларга топ-экспертлар килде. Интенсивка карата зур кызыксыну уятып, онлайн-трансляция алып барылды, аның язмасын «Белем» җәмгыяте сайтында карарга мөмкин.
Татарстанда «Татар сүзе» халыкара телевизион нәфис сүз конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә.