ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

Укучыларның саны арту тагын бер мөһим якка — мәктәп туклануына кагыла. Казанда яңа уку елында төшке һәм иртәнге ашлар өчен түләүләрне арттырмадылар. Ул 2021 елның апреленнән бирле үзгәрмәде, дип хәбәр итте Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәдшина.

Мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә балалар күп җыелган мәктәпләр проблемасы ничек хәл ителә һәм Татарстан башкаласында тагын күпме белем бирү оешмалары барлыкка киләчәк - шул турыда сөйләштеләр

Казанда мәктәпләр төзелеше башка шәһәрләргә караганда активрак баруга карамастан, мәктәп урыннары проблемасы әлегә хәл ителмәгән. Бу хакта Мэриядә узган киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров хәбәр итте.

Мәктәпләр һәм колледжлар өчен чираттагы дәресләрне Россия банкы Рәисенең беренче урынбасары Владимир Чистюхин «Финанс базары ничек оештырылган» дигән темага үткәрәчәк. Ул 14 сентябрьдә Мәскәү вакыты белән 9:30 сәгатьтә узачак. Трансляциягә югары сыйныф укучылары һәм техникум һәм көллият студентлары кушыла алачак.


5
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстанда «Пенсиягә профсоюз бонусы» социаль проектында 500дән артык педагог катнашты. Алар өч ел дәвамында ай саен 300 сум акча алачак. Бу хакта туры эфирда Гомумроссия мәгариф берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Ирина Проценко сөйләде.

Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсе белгечләре халыкка мәктәпләрдә туклануны оештыру мәсьәләләре буенча консультация бирәчәк. Кайнар линия 5-16 нчы сентябрьдә эшләячәк.

Рособрнадзор көллиятләр һәм техникумнар өчен Бөтенроссия тикшерү эшләрен үткәрү графигын раслады. Аларда укучы студентлар ВПР 15 сентябрьдән 8 октябрьгә кадәр язачаклар.

Казанда «Илһам маршруты» яшьләр проектының сайлап алу этабы дәвам итә, аның кысаларында яшүсмерләргә үзләренең көчле сыйфатларын билгеләргә һәм хыялны тормышка ашырырга ярдәм итәчәкләр. Гаризаны 19 нчы сентябрьгә кадәр бирергә мөмкин.

5 сентябрьдән урта гомуми һәм төп гомуми белем программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенең өстәмә чоры башланачак.

Лаеш техник-икътисад техникумында авиация тармагының булачак белгечләре белән гамәли дәресләр үткәрү өчен ике остаханә ачылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International