Казан федераль университеты Россия төбәкләрендәге университетлар арасында югары белем бирүнең алдынгы белем бирү программаларын эшләү максатыннан оештырылган конкурста җиңүчеләрнең берсе булды.
Татарстанда яшьләргә грант ярдәме конкурсы башланды. Беренче тапкыр грант алу өчен катнашучыларга иҗтимагый оешманы тәкъдим итү мәҗбүри түгел – грантларны физик затлар алачак. 18-30 яшь аралыгындагы конкурста катнашучылардан гаризалар 11-нче гыйнварга кадәр кабул ителә.
Казан радиомеханика көллиятендә 2019 елның 3-10 декабрендә
2019/2020 уку елында 6-11 сыйныф укучыларына башлангыч һөнәри юнәлеш бирү буенча “Киләчәккә билет” федераль проектында катнашучы мәктәп укучылары өчен беренче һөнәри практикумнар узды.
11 декабрьдә Казанда В.И.Ленин исемендәге Мәдәни-ял комплексында республикакүләм патриотик юнәлештәге конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Татарстанның үзәк сайлау комиссиясе һәм Республика олимпиада үзәге республика олимпиадачылары өчен РФ Конституциясе көненә багышланган “Минем сайлау” интеллектуаль квестын уздырды.
11 декабрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Яр Чаллы Дәүләт педагогика университеты оештырган «Белем бирү эшчәнлеге контекстында мәдәниятләр диалогы» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды.
2019-2020 уку елында укыту-методик эшчәнлекне өйрәнү буенча Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Координацион совет эшенең календарь планы нигезендә 2019 елның 12-13 декабрендә Яңа Чишмә муниципаль районы мәгариф системасының укыту-методик һәм идарә эшчәнлеге торышын өйрәнү үткәрелде.
Ерак Көнчыгыш федераль университеты (ДВФУ) Ерак Көнчыгышта кеше капиталын үстерү агентлыгы (АРЧК ДВ) һәм Учи.ру онлайн-платформасы белән берлектә үткәрә торган өченче бөтенроссия олимпиадасына старт бирелде.
9-10 декабрь көннәрендә Казан энергетика көллияте вәкилләре Мәскәүдә «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» берлегенең «Навыки мудрых» дип аталган беренче Форумы эшендә катнашты.
Казанда класс җитәкчеләре һәм ата-аналар җәмәгатьчелегенең республика форумы узачак. Форум кысаларында "Гаиләнең һәм мәктәпнең тәрбияви потенциалын берләштерүдә сыйныф берлеге" интерактив программалар комплексы мөмкинлекләре" дигән темага семинар үткәрелә.