ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

9 декабрьдә Казанда В.Ленин исемендәге мәдәният сараенда «Татар кызы» һәм «Татар егете»н сайладылар. Конкурста Совет районының 180-нче номерлы гимназиясе укучысы Азалия Хисамиева һәм Совет районының 149-нчы номерлы лицее укучысы Сәйдәш Гыйләҗев җиңүче булды.


10
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Осиново авылында В.В.Карпов исемендәге лицейның 800 урынга исәпләнгән яңа корпусын ачты. Биредә I-IV сыйныф балалары белем алачак. Яңа корпус ачылганчы алар ике сменада укыган.

5 декабрьдә «Московский» мәдәни үзәгендә Талантлар Университетының «Үземне үстерү - башкаларны үстерү» дип аталган темага республика ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта офлайн һәм онлайн-форматларда катнашу өчен республика районнарыннан 6000нән артык ата-ана теркәлгән иде.

5-9 декабрь көннәрендә Республика олимпиада үзәгенең “Дуслык” комплексында 9-11 нче сыйныф укучылары өчен “Олимп” республика профиль сменасы кысаларында тарих буенча укыту-тренировка җыеннары узды.

6 декабрьдә Кукмара районының Манзарас урта мәктәбе базасында мәктәп китапханәчеләре һәм ресурслар белән тәэмин итү методистлары өчен “Мәдәни, мәгариф һәм һөнәри эшчәнлек буенча ачык киңлек буларак мәктәп китапханәләрен үстерү” дип аталган форум узды.

2019/2020 уку елында Россия югары уку йортларына бакалавриат һәм специалитет программалары буенча якынча 390 мең бюджет урыны бүлеп бирелгән. 2019 елда абитуриентлар кая укырга кергән? Нинди юнәлешләр буенча аншлаг булган?

10 декабрьдә 111нче Казан мәктәбендә параспорт фестивале узачак. Чара Россиядә Ingka Centres компаниясе һәм "Перспектива" инвалидлар региональ иҗтимагый оешмасының "На урок - вместе" социаль проекты кысаларында уздырыла, ул илдәге инклюзив мәдәният дәрәҗәсен күтәрергә һәм балаларга сәламәтлек үзенчәлекләре белән тормышта үз урынын табарга ярдәм итәргә тиеш.

7 декабрьдә Кызыл Байраклы Казан югары танк  команда училищесы базасында  "Вахта Памяти на Посту №1"  дип аталган  яшь армияче отрядларының Республика смотр-конкурсының финал этабы узды.

9-13 декабрь көннәрендә Республика олимпиада үзәгенең “Дуслык” оешмасы базасында биология буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы алдыннан укыту-тренировка җыеннары уза.

6-7 декабрьдә Яшел Үзәндә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының зона этабы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International