ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

21 октябрьдән 23 октябрьгә кадәр КФУ «УНИКС» КСКда Татарстан Республикасы югары уку йортлары институтларының һәм факультетларының «Стипендиум» стипендиаль комиссияләре әгъзалары мәктәбе узачак.

17-19 октябрьдә Казан федераль университеты базасында «Державин укулары» XV Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак. Быелгы конференциянең темасы: «XXI гасырның хокук һәм юридик белем бирү үсеше нигезе буларак Россиянең мәдәни һәм әхлакый традицияләре».


16
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

15 октябрьдә Татарстанның Кама Тамагы районында район мәгариф оешмаларының планлы күчмә тикшерүләре буенча йомгаклау киңәшмәсе узды.

2 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр Ленинград өлкәсенең Тихвин шәһәрендә үзәк параличлы кешеләр арасында футбол буенча Россия беренчелеге узды.

«Татнефть» компаниясе «Фән һәм Инновацияләр» халыкара форумы кысаларында «Студент күзлегеннән бизнес» хакатонын оештыра.

14 октябрьдән республикада «Россиядә эш» киң колачлы һөнәри юнәлеш проекты кысаларында «Турникетларсыз атналык» бөтенроссия акциясе старт алды.

"Яндекс" Илья Сегалович исемендәге фәнни премия алуга гаризалар кабул итте. Гаризалар 15 октябрьдә кабул ителде.

14 октябрьдә Мәскәүдә 2019 елда төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләренә һәм 2020 елда ДЙА үткәрүгә әзерлек мәсьәләләренә багышланган Бөтенроссия киңәшмәсе узды.

12 һәм 14 октябрьдә "Без хәтерлибез" проектының беренче этабы кысаларында интеллектуаль уеннар узды. «ТАССРның 100 еллыгына каршы» беренче интеллектуаль уен-квиз В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты базасында профессиональ белем бирү оешмалары арасында узды. 

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 1 октябрьдән «Театраль Идел буе» проектын гамәлгә ашыруның икенче этабы кысасында төбәк телеканалларында Идел буе федераль округы субъектларында студентлар һәм мәктәп спектакльләре күрсәтеләчәге турында хәбәр итә, алар региональ сайлау этабында җиңүчеләр булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International