ЯҢАЛЫКЛАР


16
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Федераль Педагогик үлчәмнәр институты экспертлары 2019 елгы БДИның типик хаталарын анализладылар һәм киләсе имтиханга яхшырак әзерләнү чараларын атадылар.


15
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы 2019 елның 9 октябреннән 10 октябренә кадәр Чиләбе өлкәсендә “Татар мәгарифе көннәре” үткәрде.

Бухарестта Romanian Master of Informatics информатика буенча VII халыкара олимпиада тәмамланды. Ярыш нәтиҗәләре буенча Россия укучылары 13 медаль яуладылар. Безнең илне турнирда Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан һәм Чиләбедән командалар тәкъдим итте.

2019 елда Россиядә яследә 25 мең урын булдырылган. Бу быелга планлаштырылганның өчтән береннән кимрәк, диде Россия Премьер-министры.

Мәскәүдә «Перспектива» ТИОИның өченче тапкыр уздырыла торган «Инклюзив практика фестивале» финалы булды. Быел конкурста Россиянең 16 төбәгеннән вәкилләр - төбәк этапларында җиңүчеләр катнашты. 

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының яшьләр иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган конференциядә "Татарча диктант-2019" акциясендә кулланылачак әсәрләрне атады.

1 октябрьдә «Артек» яшьләр үзәгендә (Кырым) 23 сентябрьдән 12 октябрьгә кадәр узган «Төбәкләр өчен киләчәк кадрлары» тематик сменасының проектларын яклау булды, дип хәбәр итә оештыручылар.

Федераль педагогик үлчәүләр институтында чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ-2019 да җибәргән хаталарны атадылар.

19 октябрьдә Казан федераль университетының Физика институтында укучылар өчен “Физика законнары. Физик тәҗрибәләрне күрсәтү" дип аталган лекция узачак.

 

Казан федераль университеты үзенең 215 еллыгын масштаблы агарту акциясе белән бәйрәм итә башлый. Ай дәвамында - 25 октябрьдән 29 ноябрьгә кадәр Татарстан шәһәрләрендә КФУ оештырган зур фән бәйрәме узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International