WorldSkills Kazan 2019 флагы эстафетасы Россия Федерациясенең 24 регионына кагылачак, шулай ук Татарстанның 43 районын һәм республиканың ике шәһәрен йөреп чыгачак.
11 нче сыйныфта дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү өчен өч чор билгеләнде: вакытыннан алда, төп һәм өстәмә. Быел мәктәп укучылары өчен БДИ үткәрү вакытын ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Казанда узган брифингта җиткерде.
2019 елның 4нче мартында Йошкар-Олада мәктәп укучылары арасында Идел буе федераль округының IV интеллектуаль олимпиадасы финалы ачылды.
Татарстанда “Укучылар үзидарәсе” бөтенроссия программасының "С. О. К. Стань Одной Командой " конкурсының республика этабына йомгак ясадылар.
4нче мартта Казан Ратушасында "Казан шәһәренең ел укытучысы-2019” һөнәри осталык конкурсы нәтиҗәләре буенча Татарстан башкаласының иң яхшы укытучыларын сайладылар.
1нче мартта Казан федераль университетында «Русский по пятницам» курслары эшли башлады.
Вокал телеконкурсның өченче сезоны 5нче мартта Дәүләт Кремль сарае сәхнәсендә гала-концерт белән ачыла. Т. Ю. Синюгина, матбугат конференциясендә чыгыш ясап, телепроектның социаль һәм мәгариф миссиясенә игътибар итте.
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы педагогларның дәүләт йомгаклау аттестациясендә катнашу вакытын гомуми педагогик стажга кертү мөмкинлеген карый.
Эш бирүчеләр хезмәткәрләрне сайлаганда иң төп сыйфат итеп адаптивлылык һәм өйрәнергә теләк булуны атыйлар. Бу хакта бүген РФ мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина “Россия мәгарифе " дигән EDU Russia форумында белдерде.
Бүген «Казан Экспо»да «Россия мәгарифе» дигән EDU Russia форумында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мәктәп укытучыларын әзерләү мәсьәләсен күтәрде.