Квалификация күтәрүнең шәхескә юнәлдерелгән моделен гамәлгә ашыру кысаларында 2018 елның 12 - 20нче ноябрендә өстәмә һөнәри белем бирү программаларын (модульләрен) бәяләү буенча республика эксперт советы эше алып барыла.
16нчы ноябрьдә Мәскәүдә Россиянең Милләтләр эше буенча федераль агентство инициативасы буенча тел белеме өлкәсендәге экспертлар, галим-филологлар, Россия халыклары телләре һәм рус теле укытучылары, федераль һәм төбәк хакимият органнары җитәкчеләре Россия Федерациясе халыклары телләрен саклау һәм үстерү өчен оптималь шартлар булдыру буенча тәкъдимнәр әзерләү өчен җыелдылар.
Шанхай Милли күргәзмә үзәге Вице-президенты Нинг Фенг белән очрашу узды.
2018 елның 14 – 17нче ноябрендә “Дуслык " сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында Республика олимпиада үзәге геология, биология, инглиз һәм кытай телләре буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабы алдыннан укыту-әзерләнү җыеннары уздыра.
Бүген Казан федераль университетының император залында Татарстан мәгариф оешмаларының 8 – 11нче сыйныф укучылары арасында VII Республика хокук турнирының финал этабы узды.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, тормыш иптәше Сәкинә Шәймиева вафаты уңаеннан, Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең олы кайгысын уртаклаша.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет (алга таба - Иҗтимагый совет) 2018 елның 29нчы ноябрендә 2019 елга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының максатларын һәм бурычларын гәммәви формалаштыру буенча пилот проектын гамәлгә ашыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту мәсьәләләре буенча Иҗтимагый совет утырышы уздырыла.
Кытайга эш визиты кысаларында (Чженьзянь провинциясе, Ханчжоу шәһәре) вице-премьер - ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Чжензянь технология университеты җитәкчелеге белән очрашты.
Бүген 121 нче лицейда «Яңа буын мәктәп китапханәләре» Республика форумы узачак.
Россия Герое Марат Әхмәтшин исемендәге 113 нче номерлы Казан урта гомуми белем бирү мәктәбендә Эчке эшләр министрлыгы классы булган 10 «А» сыйныфы укучыларының ант итү тантанасы узды.