10 – 12нче октябрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Ульяновск өлкәсендә Татар мәгарифе көннәре уздыра.
10нчы октябрьдә Яр Чаллыдагы Ата-ана назыннан мәхрүм калган балаларны гаиләләргә урнаштыру һәм алмаш гаиләләрне әзерләү үзәгендә Татарстан Республикасындагы балалар йортларын тәмамлаганнарга интернаттан соң ярдәм күрсәтү белгечләренең республика методик берләшмәсе утырышы булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты һөнәри осталык буенча Европа чемпионаты Euroskills-2018 җиңүчеләре һәм призерлары белән очрашты.
10нчы октябрьдә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәгендә “ Гомуми белем бирү системасында сәләтле балалар: проблемалар, перспективалар, үсеш” дигән темага V Республика фәнни-гамәли конференциясе узачак.
11нче октябрьдә КФУда университетны тәмамлап, уңышлы эшләүчеләр белән очрашу – MOST проектының җиденче сериясе булачак. Иң мөһиме – бу юлы чыгыш ясаячак спикерларга 30 яшь тә тулмаган. Яшь булуларына да карамастан, үз өлкәләрендә алар инде билгеле шәхесләр.
Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы «Костер» сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә «Стань Одной Командой С.О.К» техник юнәлештәге читтән торып уку мәктәбе төгәлләнде.
Бүген ТР Премьер-министры урынбасары –ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов социаль-икътисади фәннәр кафедралары мөдирләре белән очрашты.
Студентларның футбол милли лигасында гаҗәп пенальти кертелде. Бу хәл ЧДПУ (Чебоксар) һәм КМТТУ-КАИ (Казан) командалары арасындагы матчта булды.
Яшь программистлар Ак Барс Банкы өчен финанс сервисы эшләү буенча үзләренең чишелеш вариантларын хакатонга куя алалар. Төп приз 200 000 сум.
Бүген Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур Концертлар залында Укытучылар көненә багышланган тантана узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР министерстволары һәм ведомстволары җитәкчеләре, республиканың белем бирү оешмалары хезмәткәрләре катнашты.