26нчы майда Татарстан Республикасы Мамадыш районының «Кама» балаларны сәламәтләндерү лагере базасында, якшәмбе мәктәпләре укучылары өчен «Дуслык» республика профильле сменасы ачылды.
26нчы майдан 12нче июньгә кадәр укучыларны чит телләр, тарих һәм җәмгыять белеме буенча олимпиадаларга әзерләү максатыннан «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында талантлы балалар өчен республика профильле сменалары үткәрелә.
21нче майдан 28нче майга кадәр Краснодар краенда «Куркынычсыз тәгәрмәч» Бөтенроссия яшь инспекторлар хәрәкәте бәйгесе булды.
БДИ үткәрүнең төп чоры 28нче майда география һәм информатика фәннәреннән имтиханнар белән башланып китте. Беренче имтиханнар гадәти тәртиптә узды.
Күрсәтмә имтихан урта һөнәри белем бирү программаларын үзләштерү нәтиҗәләренең WorldSkills һәм федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләренә туры килүен билгеләү максатыннан үткәрелде.
Информатика фәненнән имтихан бирүдә катнашырга теләк белдереп, 81 меңнән артык кеше, шул исәптән 80 меңе агымдагы елның чыгарылыш сыйныф укучысы гариза биргән.
2018 елда БДИ үткәрүнең төп чоры 28нче майдан 2нче июльгә кадәр дәвам итәчәк. Имтиханнарда катнашу өчен 731 меңнән артык кеше теркәлгән. Шуларның 645 меңе – агымдагы елның чыгарылыш сыйныф укучылары. БДИнда катнашучыларның саны быел узган ел белән чагыштырганда 30 меңгә артыграк.
9нчы сыйныфны тәмамлаучы укучылар өчен төп дәүләт имтиханы (ТДИ) 25нче майда башланды. 2018 елда имтихан тапшыруның төп чоры 29нчы июньгә кадәр дәвам итә.
Киңәшмәдә 58 һөнәри белем бирү оешмасыннан килгән тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары катнашты.
Бүген Татарстанда чит телләр буенча имтихан белән төп дәүләт имтиханының (ТДИ) төп чоры башланды.