Бүген, Халыкара балаларны яклау көнендә, Казанның Идел буе районы “Имәнлек экопаркы” (“Экопарк Дубрава”) торак комплексында (Ә.Терегулов ур., 18) Татарстандагы иң зур балалар бакчасы ачылды. Бу – “Бала-сити” халыкара полилингваль балалар бакчалары челтәренең республика башкаласындагы дүртенче филиалы. 486 сабыйга исәпләнгән мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү йортын ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, Казан шәһәре Башкарама комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, КФУның Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җәмалетдинов һ.б. рәсми даирә катнашты.