ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле галимнәр, фәнни хезмәткәрләр, укытучылар, аспирантлар һәм студентлар! Чын күңелдән Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия фәне көне белән котлыйм! Бүген без  перспективалы фәнни идеяләр эзләүче, заманча технологияләр уйлап табучы,  инновацион  тирәлек булдыручы һәм икътисадыбызның уңышлы яңартылуына ярдәм итүчеләребезне тәбриклибез. Нәкъ менә сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә фәнни фикерләү һәм техник алгарыш камилләшүен дәвам итә.

ТРның гомуми белем бирү учреждениеләрендә Россия һәм Татарстан флаглары даими эленеп торачак. Моны раслаган  “Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында”гы ТР законының 9 нчы маддәсенә үзгәреш кертү хакында” 189-5 нче номерлы ТР закон проекты бүген ТР Дәүләт Советының XV утырышында беренче укылышта кабул ителде


7
февраль, 2016 ел
якшәмбе

ТРда быел гыйнвардан бирле үткәрелә торган “Безнең Татарстан”/“Наш Татарстан” VI Республика яшьләр форумында катнашуга гаризалар 29 февральгә кадәр кабул ителә. Проектларны www.forumtatarstan.ru сайтында теркәп була. Форумда 14-30 яшьләрдәге сәләтле кешеләр (35 яшькә кадәрле яшь галимнәр), республиканың югары һәм урта һөнәри белем бирү йортлары студентлары, балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары активистлары катнаша ала. Аны ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Яшь галимнәр һәм белгечләр хәрәкәте, ТР Иҗади яшьләр академиясе оештыра.


6
февраль, 2016 ел
шимбә

6 февральда Балык Бистәсе районында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында республика мәгариф хезмәткәрләре кышкы Спартакиадасының финал ярышлары узды.

9 февральдә Иннополис Университетында "IT-чемпион-2015" республикакүләм конкурсының I һәм II этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шайхетдинов катнашачак.

1нче февральдан башлап “KZN” каналында 3-7 яшьлек балалар өчен “Әкият илендә” дип аталучы тапшыру күрсәтелә.  Әлеге проект нәниләргә әти-әниләре белән бергә татар телен өйрәнү мөмкинлеге бирә.


5
февраль, 2016 ел
җомга

5 февральдә Зәй муниципаль районында 7нче урта мәктәп базасында "КЭС-БАСКЕТ" баскетбол лигасы  Халыкара Мәктәп Чемпионаты финалының ачылу тантанасы узды. Әлеге чемпионат Татарстан Республикасы мәктәп укучылары арасында уза.


4
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, Россия фәне көнне алдыннан, Казанда яшь галимнәр һәм белгечләр өчен төзелгән торак йорт ачылды. Тантаналы чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Фәнни оешмалар федераль агентлыгы җитәкчесе Михаил Котюков, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Фәннәр академиясе президенты Мәкзүм Сәлахов, Россия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге рәисе Олег Синяшин һ.б катнашты

6 февральда Балык Бистәсе районында республика буенча мәгариф хезмәткәрләре кышкы Спартакиадасының финал ярышлары узачак. Спартакиада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан  укытучылар, мәгариф оешмалары, муниципаль берәмлекләр башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләре арасында физик тәрбияне пропагандалау, спортны популярлаштыру, физкультура – спорт эшен җанландыру максатыннан оештырыла.

 

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәте  үзенең Youtube-каналында БДИ га әзерләнү буенча  видеоконсультацияләр урнаштырды. Уңайлы булсын өчен видеороликларда йөгерек юллар бар, ул мәгълүматны тавышсыз карау мөмкинлеге тудыра. Һәр предмет буенча видеоконсультацияне тулысынча да, тематик фрагментлар рәвешендә дә алырга мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International