ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Бердәм дәүләт имтиханы бердәм мәгълүмати порталында ""Чит телләр буенча БДИ" дип аталган яңа бүлек барлыкка килде. Биредә чыгарылыш сыйныф укучылары һәм теләге булган һәркем өчен чит телләр буенча БДИның телдән тапшырыла торган өлеше буенча үзеңне сынап карау мөмкинлеге тудырылган. 
2015 елның 29 нчы апрелендә “Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте” базасында укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары өчен семинар-киңәшмә узды.

28
апрель, 2015 ел
сишәмбе
Татарстанда 2015 елның 18 мартында башланып киткән республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесе дәвам итә. Бүгенге көнгә бәйгедә республикабызның 985 мәктәбеннән 28 меңнән артык укучы катнаша. Аларның логиннары uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы 33 302 шәхси кабинетта сакланган.
Конкурста иң актив катнашучылар рәтендә Балтач, Арча, Нурлат, Тукай һәм Теләче районнары мәктәп укучылары исәпләнә.
Иртәгә, 29 апрель көнне Казанның Халыкара мәгълүмати үзәгендә Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов катнашында укучыларның математика буенча Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы уза.
28 апрель көнне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында Татарстан Республикасында балалар туризмын үстерү буенча республика Советы утырышы булып узды. Совет утырышында төп сорау булып Татарстан Республикасының гомумбелем мәктәпләренә туризм маршрутларын үстерү мәсьәләләре каралды.

27
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
2015 елның 24-26 маенда Мамадыш районында "Президент ярышлары" мәктәп укучыларының  Бөтенроссия спорт ярышлары региональ финалы узды. Ярышларда Әлки, Буа, Бөгелмә, Югары Ослан, Чистай, Биектау, Зәй, Нурлат, Саба, Мөслим, Кайбыч, Әлмәт, Лениногорск, Азнакай, Мамадыш районнарыннан җиденче сыйныф укучыларыннан торган 16 команда катнашты.

26
апрель, 2015 ел
якшәмбе

26 апрель көнне Казанда  63-нче апрель җиңел атлетика эстафетасы узды. Эстафетада югары уку йортлары, урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары катнашты.

2015 елның 26 апрелендә Балык бистәсенең “Дельфин” спорт-сәламәтләндерү комплексында Татарстан Республикасы мәктәп укучылары арасында судомоделизм буенча ярышлар узды. Ярышларда республиканың 25 районыннан 130 укучы катнашты. 
26 апрель татар яшьләре өчен халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне белән беррәттән “Мин татарча сөйләшәм” акциясе көне дә әле. Бүген Казанның Бауман урамында аның гала-концерты узды. Бәйрәмгә татарстанлылардан кала, Киров өлкәсе, Чуашия, Башкортстан, Мари Иле республикаларыннан кунаклар килгән иде.

25
апрель, 2015 ел
шимбә
Казанда “Сыерчыклар килде” акциясенә йомгак ясалды. Аның кысаларында балалардан меңнән артык сыерчык оясы һәм җимлек кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International