ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Казанда Яңа Савин районының 85нче мәктәбеннән химия укытучысы Наталья Смирнова елның иң яхшы укытучысы дип табылды. Ул шәһәр конкурсының абсолют җиңүчесе булды, аңа нәтиҗәләр бүген Казан ратушасында чыгарылды.

24
февраль, 2015 ел
сишәмбе
2015нче елның 26-27 февралендә Бөгелмә шәһәрендә көллият һәм техникум студентлары арасында үткәрелә торган II Спартакиаданың кышкы этабы финалы узачак. Программага чаңгыда узышу, хоккей, өстәл теннисы, мини-футбол һәм шорт-трек буенча ярышлар кергән. 
Электән килгән күркәм традицияне дәвам итеп, мәктәп укучылары арасында быел да Муса Җәлил шигырьләрен сәнгатьле уку бәйгесе оештырылды. Музей җитәкчесе Альмира Галиәхмәтова каһарман шагыйрьнең тормышы, иҗаты һәм батырлыгы турында сөйләде. Аның чыгышы презентация белән үрелеп барды (бай мәгълүмат бистә китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә әзерләнгән). “Җәлилнефть” идарәсе һәм бистә делегациясенең Мостафа авылына һәм Мәскәү шәһәренә сәяхәтен экраннан күрү бик күңелле булды. Балалар Муса Җәлилнең гаилә әгъзалары турында да хәбәрдар булдылар.
Казан федераль университеты базасында чит илләр студентларының Colours of the world at KFU өченче фестивале узды. Атна дәвамында һәр теләгән кешенең чит илләрнең милли традицияләре белән танышу мөмкинлеге бар иде.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы агымдагы елда югары уку йортларындагы  бюджет урыннарына квотаны  16 %ка арттырачак. 2014 елда 484,9 мең  кеше бушлай белем алган булса, 2015 ел аларның саны 576 мең булачак. Әлеге күренеш 2015 елда абитуриентлар саны арту белән аңлатыла.
Казанның Киров районында капиталь төзекләндерү эшләреннән соң 91 номерлы балалар бакчасы ачылды.
1939 елда төзелгән әлеге бина төзекләндерү эшенә 2013 елның 29 ноябрендә ябылган. Балалар бакчасы 6 төркемнән торган 115 урынга исәпләнгән. 2 марттан инде балалар бакчасы хезмәткәрләре сабыйларны кабат кабул итә башлый.
Бүген ТР Дәүләт Советында "Парламент дәресе-2014" кысаларында уздырылган "Монда законнар туа" ("Здесь рождаются законы") республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Чарада Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Иң элек ул Дәүләт Советының икенче катындагы фойеда урнашкан рәсемнәр күргәзмәсе белән танышты, балалар белән истәлеккә фотосурәткә төште.

23
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
Күренекле драматург һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге һәм ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты, халык язучысы Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның II республика конференциясе, язучының иҗади мирасын киңрәк өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан, үткәрелә.

21
февраль, 2015 ел
шимбә
21 нче февраль көнне Кукмара муниципаль районында республика буенча мәгариф хезмәткәрләре кышкы Спартакиадасының финал ярышлары уздырыла. Спартакиада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан мөгаллимнәр, мәгариф оешмалары, муниципаль берәмлекләр башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләре арасында физик тәрбияне пропагандалау, спортны популярлаштыру, физкультура – спорт эшен җанландыру максатыннан оештырыла.
Күренекле “Артек” балалар үзәгенең 90 еллыгы уңаеннан 9-16 яшьлек мәктәп укучылары арасында Халыкара лагерьның иң яхшы логотибына конкурс игълан ителгән иде. Ул былтыр 15 октябрьдән агымдагы елның 30 гыйнварына кадәр үткәрелде. Оештыручылар билгеләгән шартлар буенча, яңа билге лагерьның 90 ел буена тупланган традицияләрен чагылдырырга һәм бер үк вакытта заманча, төрле төсле булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International