ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесе икенче ел рәттән үткәрелә. “Иң актив укучы” номинациясендә 110 мең мәктәп укучысы катнаша, алар 125 мең татарстанлыны ТР дәүләт хезмәтләр Порталы белән кулланырга өйрәткәннәр.  Бәйгенең нәтиҗәсе буенча 153 укучы ноутбуклар белән бүләкләнәчәк. Шулай ук, укучылар балларын истәлекле бүләкләргә алыштыра ала.


24
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе

2015 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда балалар бакчасына сабые йөргән өчен ата-аналар түләргә тиешле сумма арта. Шулай итеп, түләүләр якынча 12 процентка арта һәм ул 280 сум чамасы тәшкил итәчәк, дип белдерде  брифингта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Эльвира Измайлова.

Физик мөмкинлекләре чикле булган чыгарылыш сыйныф укучылары сочинение урынына изложение яза алачак, тик бу очракта алар югары уку йортына кергәндә өстәмә баллар ала алмаячак, дип хәбәр итте Рособрнадзор җитәкчесе Сергей Кравцов. 
18-20 ноябрьдә  Мәскәүдә «Бөтенроссия туган тел укытучылары мастер-классы – 2014» бәйгесе үтте. Бәйгедә Россия Федерациясенең 16 төбәгеннән 21 укытучы катнашты. Әлеге чарада Татарстан Республикасы данын яклаган Казан шәһәренең 4 нче гимназия-интернаты укытучысы Илдар Сәяхов икенче урынга лаек дип табылды.

21
ноябрь, 2014 ел
җомга

2014 елның 21 ноябрендә, Татарстан Республикасы  Премьер-министр урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм  Educare компаниясенең генераль директоры Майк Тируман, өстенлекле мәктәп директорлары, республика укытучы-тьюторлары катнашында, Казан шәһәренең 33нче мәктәбендә “XXI гасырда белем бирүдә өстенлекләр”  темасына семинар узды.

2014 елның 4-12 декабрендә “Халыкара сәгать коды” халыкара акциясе кысаларында “Россиядә код сәгате” акциясе узачак.

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы Массакүләм коммуникацияләр һәм элемтә министрлыгы белән берлектә 200дән артык кеше яшәгән торак пунктларны, беренче чиратта авыл мәктәпләрен зур тизлекле интернетка тоташтыру буенча проектын гамәлгә кертә. Бу хакта РФ мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Наталья Третьяк хәбәр итте.

20 ноябрьдә Буа муниципаль районындагы академик Р.З. Сәгъдиев исемендәге гомуми урта белем бирү мәктәбендә «Шәҗәрәләр-нәсел агачы» дип аталган I төбәкара фәнни-гамәли конференциясе  үтте.   Конференция кысаларында  «Туган ягымда - нәсел шәҗәрәсе», «Җиде буын җылысын сакла», «Тамырлары белән көчле безнең халык», «Шәҗәрә –истәлекләрдә» дип аталган 4 төрле секция эшләде.

2014 елның 21 ноябрендә Алабуга шәһәре ятим балалар йортында Попечительләр советы үтте. Анда Алабуга муниципаль районы җитәкчесе Геннадий Емельянов һәм Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Татьяна Ларионова катнашты.

20
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

20 ноябрьдә Татарстанда, Россинең башка барлык төбәкләрендәге кебек үк, йомгаклау иншасын язу технологиясе сыналды. Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте тарафыннан мәктәпләрнең ким дигәндә 30 проценты бу эштә катнаштырырга тәкъдим ителгән. Республикада сынау рәвешендәге иншаны мәктәпләрнең 50 проценты язды. Шул рәвешле, йомгаклау иншасын үткәрү технологиясен сынап карауда республиканың 514 мәктәбенншн 10 меңнән артык укучы катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International