ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
1 декабрьдә Актанышта сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат базасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында муниципаль мәгариф органнарының милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методистлары һәм татар мәктәбе директорлары семинар-киңәшмәсе үтте.
2014 елның 27 ноябреннән урта һөнәри белем бирү оешмаларының II Спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы һәм мини-футбол буенча ярышлар башланды. Ярыш нәтиҗәләре буенча финалга районнарда 1-3 урын алган һәм шәһәрләрдә 1-2 урын алган командалар чыкты.

1
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 1 декабрендә Белем сыйфатын мониторинглау республика үзәге базасында дәүләт йомгаклау аттестациясен һәм йомгаклау сочинениясен оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре буенча семинар узды.

2015 нче елда Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрүнең персонифицияләнгән моделен тормышка ашыру планлаштырыла.  

Зәй районының Югары Мәлем авылы мәктәбендә “Граждан шәхесен формалаштыру” муниципаль программасы үтәлеше буенча “түгәрәк өстәл”дә фикер алышулар үтте. Анда төп игътибар “Дәрестән соң – мәктәп” республика программасы кысаларында гамәлдә булган мәктәп проектына бирелде.


30
ноябрь, 2014 ел
якшәмбе
2014 елның 27-28 ноябрендә Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә көллият студентлары арасында “Татар кызы-2014” Республикакүләм бәйгесе үтте. Конкурста региональ турның читтән торып үткәрелгән этабында җиңеп финалга чыккан 15-20 яшьлек кызлар катнашты. Финал ярышлары 4 сынаудан торды: “Матурлык дөньяны коткарыр”темасына визит карточкасы, “Гасырлар кайтавазы...” дип аталган блиц-сораштыру, “Хатын-кыз байлыгы – күркәм холык” дип аталган моно-спектакль, “Алтын кул” конкурсы. Әлеге сынау нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде.

28
ноябрь, 2014 ел
җомга

2014 нче елның 25 ноябрендә Казанда “Урта һөнәри белем бирү системасын хокукый яктан көйләү механизмнары һәм хокукларны гамәлгә кертү” дип аталган Бөтенроссия семинар-җыелыш узды. Җыелышта Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары киңәшчесе Марина Лукашевич һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм укытучылары катнашты.

“Ак барс” – Нефтехимик хоккей уенынының “Яңа гасыр” каналында турыдан-туры трансляцияләнүе сәбәпле “Белем дөньясы” мәгълүмати-аналитик тапшыруының 29 ноябрьдә эфирга чыгу вакыты 17 сәгатьтән 16.30 сәгатькә күчерелә.


27
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте социаль челтәрләрдә йомгаклау иншалары буенча темалар җыелмасын 500 сумга сатып алырга тәкъдим итүче мошенниклар хакында кисәтә. Ведомство мәгълүматлары буенча, мошенниклар янәсе чын йомгаклау иншалары темаларын 500 сумга тәкъдим иткән. Тәкъдим социаль челтәрләрдә урнаштырылган. Дәлил сыйфатында сынау рәвешендә язылган инша темалары белән Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) бланкы китерелгән.

Татарстан Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы делегациясе  Самара һәм Сарытау өлкәләренә сәфәр кылды, биредәге милли мәктәпләр белән танышты һәм төбәк белем бирү системасы үсешендәге инновацион тәҗрибәне өйрәнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International