ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Нәниләрне ике дәүләт теле – рус һәм татар телләренә бердәй яхшы өйрәтә торган балалар бакчалары бик аз. Бигрәк тә шәһәр җирендә андыйлар бармак белән генә санарлык. Казанның 372 санлы мәктәпкәчә тәрбия йорты исә бу мәсьәләдә үрнәк бакчаларның берсе.
Кичә ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф, милли мәсьәләләр комитеты утырышы булып узды. Анда берничә мәсьәлә кү¬тәрелде. Утырышта “РФ Халыклары телләре турын¬да”гы РФ Законына үзгә¬решләр кертү турында”гы Федераль закон проектына киңрәк тукталдылар. Мәсьәлә шактый катлаулы. Бу уңайдан комитет рәисе Разил Вәлиевкә мөрәҗәгать иттек.
Казанда 16-17 сентябрь көннәрендә уза торган “Электрон мәктәп-2013” икенче халыкара конференциясе Россия, АКШ, Корея, Англия, Украина, Казакъстан белгечләрен җыйды. Җыен эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Intel корпорациясе вице-президенты Джон Е.Дейвис, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры вазыйфаларын башкаручы Энгель Фәттахов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.
Чүпрәле муниципаль районының балалар китапаханәсендә “Табигатьне саклау – туган җирне саклау” дигән тематик семинар үтте.
Семинарда чыгыш ясаучылар: балалар белән эшләү буенча директор урынбасары Ирина Мадурова, Татар Шатрашаны авылы китапханәсе җитәкчесе А.Садыкова, Чуваш Бизнәсе авылы китапханәсе җитәкчесе Н.Пустынина, Шланга авылы китапханәсе җитәкчесе Фәридә Сәгъдиева, табигатьне саклау буенча мөһим проблемалар күтәрделәр, актуаль мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.
Семинарда, шулай ук, “Табигый материаллардан эшләнгән балалар иҗаты” конкурсына нәтиҗә ясалды. Конкурста барлыгы 39 бала катнашты, алар барысы да - китапханәгә иң актив йөрүче укучылар. Ильяс Сафин, (Марс урта мәктәбе), Люция Байбулатова, (Иске Шәйморза урта мәктәбе) грамоталар белән бүләкләнде.
Азнакай муниципаль районында мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүче хезмәткәрләрнең “Модернизация шартларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүне оештыруның актуаль проблемалары һәм инновацион процесслар” темасы буенча конференциясе булды.
Кайбыч муниципаль районындагы иң зур балалар бакчасы – район үзәгендәге “Миләшкәй”дән быел 29 баланы мәктәпкә озатканнар, сабыйларны әле дә кабул итәләр. – Бакчабыз 140 урынга исәпләнгән, хәзерге вакытта 130дан артык бала йөри. Мәктәпкә әзерлек төркемендә быел да 30 сабый. Балаларын китерергә теләүче әти-әниләр байтак, чиратка тезелмәсәләр дә, дистәдән артык гариза бар. Аларның барысы да хәзер үк йөри башлый дигән сүз түгел, яшь ярым тулгач, уку елының теләсә кайсы вакытында килә алалар. Әлегә берәүне дә кире бормыйбыз, урыннар җитә, – диде бу уңайдан “Миләшкәй” мөдире Сәвия Тимершина.
Нурлат муниципаль районындагы мәктәп автобусларына шоферлар җитми. 32 автобуска бары 29 шофер туры килә.Бу – иң беренче чиратта машина йөртүчеләр арасында автобус йөртү өчен кирәк булган “Д” категорияле таныклыларның аз булуы белән бәйле, диләр район мәгариф идарәсендә. 2006 елда бер маршруттан башланган мәктәп автобуслары саны хәзер 32гә җиткән, әле тиздән автопаркны яңарту да көтелә икән. Әмма проблемалар да очрап тора. Шул 32 автобус арасында Ключи бистәсеннән шәһәрнең 3нче урта мәктәбенә йөреп укучы балаларга гына транспорт юк. Ключи шәһәр составына кергәнлектән, балалар мәктәпкә шәһәр эчендәге маршрут автобусында йөри, диләр мәгариф идарәсендә әлеге хәлгә аңлатма биреп. Дөресрәге, мондый категориягә ия булган машина йөртүчеләр, хезмәт хакы аз булганлыктан, мәктәп автобусын йөртергә атлыгып тормый икән.
Бу хәл Россия Конституциясе һәм белем турындагы закон таләпләренә каршы килә. Кукмара муниципаль районындагы башкарма комитетының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен яңа уку елына комплектлау турындагы карары закон таләпләренә җавап бирәме – прокуратура шул мәсьәләне тикшерде, дип хәбәр итте район прокуроры, юстициянең өлкән киңәшчесе Миннемулла Нәҗипов.
Чүпрәле муниципаль районы үзәгендәге 90 нчы номерлы һөнәр училищесы “Чүпрәле тармак технологияләре техникумы” (“Дрожжановский техникум отраслевых технологий”) автономияле дәүләт урта һөнәри белем бирү учреждениесе статусына ия булды.
Нурлат шәһәренең 2 нче урта мәктәбендә футбол мәйданчыгын ясау эшенә керештеләр. Мәйданчыкны урнаштыру белән “Лидер” җәмгыяте хезмәткәрләре шөгыльләнә.Мәктәп директоры Рита Хисамова сөйләгәннәрдән аңлашылганча, мәйданчык булырга тиешле урын агач төпләреннән арындырылган инде. Моннан тыш, бирегә балчык китереләчәк. Аннан грунтны күтәрү эшләре башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International