ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2013 ел
җомга
Балалар бакчасында нәниләр раскладушкаларда йоклаган заманнар үткәндә калды дисәң, бу бер дә алай түгел икән. Совет чорында яшәп калган мәктәпкәчә тәрбия йортлары республикабызның авыл һәм район җирлегендә генә түгел, башкалабыз Казанда да шактый.
Кечкенә чакта үзем шундый бер иске генә (хәер, ул вакытта әле ул яңа булган икән!) балалар бакчасына йөрдем. Уен бүлмәсе дә, йокы бүлмәсе дә бергә иде безнең. Төшке йокы вакыты җиткәч, “караватлар” җәя идек. Аларның уңайсызлыгы әле хәзер дә хәтеремдә.
Районның мәгариф белгечләре бу җәһәттән белем бирү учреждениеләре эшчәнлеген камилләштерү проблемасына тукталды
Кама Тамагы татар урта мәктәбендә гомумбелем бирү мәктәпләре директорлары, тәрбия эше буенча директор урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләренең мәктәп методик берләшмәсе җитәкчеләре, үзәк район сырхауханәсе, полиция бүлекчәсе, ЦСОН хезмәткәрләре катнашында үткәрелгән киңәшмә балигъ булмаганнар арасында наркотик һәм психотропик матдәләр куллану һәм таратуны кисәтү буенча белем бирү учреждениеләре эшчәнлеген камилләштерү проблемасына багышланган иде.

26
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
24 сентябрь Подольскида “Россиянең ел укытучысы-2013” бөтенроссия конкурсы ачылышы тантанасы узды.
Конкурс финалында төбәк конкурсларында җиңү яулаган 79 укытучы катнаша.

25
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Казанда татар бакчалары бармы? Юк. Хәзер татар дигән сүз кәгазьдә генә бит ул. Мондый сүзләрне еш ишетергә туры килә. Без баш¬калабыз бакчаларында татар теленең торышы бе-лән кызыксынырга булдык.
«Уку елы башланып күп тә үтмәде, сыйныф җитәкчесе балаларга ихтыяри-мәҗбүри теләген әйтте – принтер кирәк икән аңа. 8 Мартка да, туган көнемә дә бүләгегез шул булыр, дигән ул. Акча җыя башладык инде», – дип, хезмәттәшем мәктәп яңалыклары белән уртаклашты. Мондый хәбәрләргә аптырамыйбыз инде хәзер. Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, үзләре белдергәнчә, бар көчләрен куеп, белем бирү йортларында акча җыюларга каршы көрәш алып барсалар да, әлеге проблеманың тамырына балта чабылачагы юк.
Россия ислам университетында татар теле, татарлар тарихы һәм ислам нигезләре буенча чираттагы бушлай курслар башлана. Бу хакта РИУ матбугат хезмәте хәбәр итә. Проект «Без татарлар» дип атала. Әлеге курслар Коръәнне гарәп телендә укырга өйрәнергә, ислам, татарларның тарихы турында күзалларга мөмкинлек бирә.
Югары уку йортларында буйга узган кызларның да укып йөрүе белән барыбызның да очрашканы бардыр. Берничә елдан соң вузларда яслеләр барлыкка килсә, лекция укучы профессор тавышын ике-өч айлык сабыйның елавы басып китә торган булса яки төркемдәш кыз, баламны имезәсем бар, дип, пардан иртәрәк чыгып шылса да аптырамабыз, мөгаен.
Хәтерләсәгез, әле Россия Фәннәр академиясе тирәсендә үзгәртеп кору җилләре исә башлагач ук, «академикларны көзен саныйлар» дип язып чыккан идек. Бу сүзләр буш урында барлыкка килмәде, әлбәттә. Көтмәгәндә-уйламаганда, халык фикерен дә сорап тормыйча, закон проектын киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим иткәч, күпләр: «Бу канун Фәннәр академиясен юкка чыгаруга юнәлтелгән», – дип белдергән иде.
Узган матбугат конференциясендә Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Илдар Гыйльметдинов Россия Фәннәр академиясен реформалау турындагы законны кабул итү белән бәйле вәзгыятьне шәрехләде.
Искәртеп узабыз, 18 сентябрьдә Дәүләт Думасы РФА реформалау турындагы законны өченче укылышта кабул итте. Документ Фәннәр академиясенең төп вәкаләтләрен билгели, шулай ук аның эшчәнлеге белән идарә итү һәм финанслау тәртибен куя. Бүген документ Федерация Советы тарафыннан хупланды.
Депутатларга РФА реформасы турындагы закон проекты РФ Хөкүмәте тарафыннан тиз кертелүе аңлашылмады, бу мәсьәлә буенча академиклар арасында фикер алышу мөмкинлеге бар иде, дип белдерде Илдар Гыйльметдинов. Беренче укылышта закон проекты кабул ителгәч, ул галимнәр белән бергә эшкәртелде, 70 кә якын төзәтмә аны сизелерлек үзгәртте.

19
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бөтенроссия сыйфат оешмасы Мәскәү шәһәрендә Сыйфат менеджменты өлкәсендәге 4 Бөтенроссия конкурсына нәтиҗәләр чыгарды. Әлеге конкурста югары бәягә лаек булучылар арасында Татарстан Республикасы вәкиленең булуы куанычлы. «Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты» Дәүләт автоном югары һөнәри белем бирү учреждениесе конкурс лауреаты статусына ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International