ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2013 ел
дүшәмбе
Татарстанда рус теленнән унберенче сыйныфта белем алучы 27 укучы БДИ тапшырды. 20 апрельдә Бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшыру чоры башланды.
16 апрель көнне Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында “Укыту һәм тәрбия процессында керәшен этнокультурасы компоненты” дигән темага семинар үтте. Әлеге семинарны Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты каршындагы керәшеннәр һәм нагайбакларның тарихын, мәдәниятен өйрәнү Үзәге, Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасы бергәләп оештырды. Семинарда галимнәр, Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, республиканың 20 районыннан укытучылар, тәрбиячеләр, балалар бакчалары хезмәткәрләре, музей хезмәткәрләре катнашты.
2013 елда Бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшыру вакыты якынлашты. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) раслаган бердәм расписание буенча, ул бу уку елында 20 апрель – 6 май көннәренә туры килә.

17
апрель, 2013 ел
чәршәмбе
Брно шәһәрендә Казан федераль университеты белән Масариков исемендәге Университет арасында үзара аңлашу турында килешүләр имзаланды.
Документларны имзалау тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм ТР делегациясенең башка әгъзалары катнашты.
1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә “Сәламәтлек саклау мохите булдыру” дигән темага семинар-аралашу оештырылды. Чара “Мөстәкыйль балалар” проектын тормышка ашыру кысаларында узды.

16
апрель, 2013 ел
сишәмбе
Укытучыларның хезмәт хакын арттыруда алгарыш сизелсә дә, мәктәптәге кәгазь эшенең күплегеннән зарланулар әле дә тынмый. Заманча технологияләрнең мәктәпкә килүе укытучы мәшәкатьләрен арттырды гына. Соңгы елларда мөгаллимнәргә бер эшне ике төрле итеп башкарырга туры килде.
ТР Мәгарифне үстерү институты ректоры итеп Фәнүзә Тарасова билгеләнде. Аны ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов коллективка тәкъдим итте.

15
апрель, 2013 ел
дүшәмбе
Актаныш районының хакимият башлыгы Энгель Фәттахов ТР мәгариф һәм фән министры итеп билгеләнгәч күпләр: “Мәгариф өлкәсенә мөнәсәбәте булмаган кеше министр була аламы?” – дип гаҗәпкә калган иде. Хәзер инде аның әлеге вазыйфага керешүенә ярты ел вакыт узды. Милли мәгариф язмышы өчен борчылган кешеләр: “Күптән шундый җитәкче кирәк иде”, – дип аңа бәя бирде.
2014 елның сентябренә Ютазыда 195 баланы балалар бакчасында урыннар белән тәэмин итү бурычы куелган.

9
апрель, 2013 ел
сишәмбе
Казан илкүләм технология тикшеренү университеты Татарстан Республикасы сәләтле укучыларын химияне тирәнтен өйрәтүле лицей-интернатка өстәмә (бәйге аша) җыю турында хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International