ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2013 ел
сишәмбе
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Яр Чаллыда узган еллык коллегиясендә беренче тапкыр Татарстан муниципаль районнарының белем бирү өлкәсендәге эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Иң яхшы районнар “Яхшы сыйфатлы белем биргән өчен”, “Милли мәгариф үсеше өчен”, “Тәрбия эшен бик яхшы оештырган өчен” номинацияләрендә билгеләнде, дипломнар һәм сертификатлар белән бүләкләнде.

11
февраль, 2013 ел
дүшәмбе
Яр Чаллы шәһәрендә “Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2012 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2013 елга бурычлар турында” коллегия утырышы узды. Утырышта ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, республикада педагогик кадрлар әзерләү мәсьәләсенә тукталып, Татарстанда педагогик кадрларны әзерләү вазыйфасы КФУга йөкләнүен билгеләп үтте.

8
февраль, 2013 ел
җомга
Татар теленә дистанцион өйрәтү юнәлешендәге “Ана теле”(http://anatele.ef.com) онлайн мәктәп проекты 2014 елның 1 гыйнварена тулысынча эшләнеп тапшырылачак. Проектның 9 дәрәҗәсе дә кулланучыларга тәкъдим ителәчәк. Әлеге 9 дәрәҗәне дә узган тел өйрәнүчеләр татар телен камил белүчеләр дип саналачак. Шунысы кызыклы: беренче дәрәҗәне узмыйча – биремнәр тапшырмыйча, икенчесенә үтеп булмый. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов журналистлар белән очрашу вакытында белдерде.

Рухи байлык... Аңа сәнгатьнең барлык төрләре, халкыбызның гасырлар буе яшәп килгән гореф-гадәтләре, әхлак кагыйдәләре, тормышның һәр өлкәсендә тупланган халык акылы, тормыш тәҗрибәсе керә. Үз халкыңның бу байлыгын бөтен нечкәлеге белән аңлау ана телен белүдән башка мөмкин түгел.

Россиядә федераль мәктәпкәчә белем бирү стандарты эшләнә. РФ вице-премьеры Ольга Голодец сүзләренә караганда, стандарт проекты фикер алышуга бу елның март аенда ук чыгарылачак. Әлеге документны әзерләүгә мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендәге иң яхшы белгечләр һәм экспертлар җәлеп ителгән.


7
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
ТР Министрлар Кабинеты карары белән ТР мәгариф һәм фән министрының яңа урынбасарлары билгеләнгән. Алар – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты идарәсен җитәкләгән Равил Хәмитов һәм Казан шәһәренең Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары булып эшләгән Светлана Гыйниатуллина.

6
февраль, 2013 ел
чәршәмбе
Тукай районы буенча күзәтчелек бүлеге хезмәткәрләре гыйнвар уртасыннан мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында янгын куркынычсызлыгы торышын тикшерәләр.

5
февраль, 2013 ел
сишәмбе
Урта мәктәпнең 9 нчы сыйныфын тәмамлап чыкканда дәүләт (йомгаклау) аттестациясен үткәрүнең тәртибе һәм кагыйдәләре тәгаенләнде.

4
февраль, 2013 ел
дүшәмбе
Мәктәпләрдә акча җыюга каршы көрәшү максатыннан ачылган “кайнар линия” нәтиҗәләре буенча Татарстанда ике кеше (укытучы һәм мәктәп директоры) җәзага тартылган. Калган шикаятьләр йә расланмаган, йә тикшерелә.
Мәгариф өлкәсендә киң колачлы үзгәрешләр дәвам итә. Яңалыклар мәктәп белеменең һәр баскычында гамәлгә кертелә башлады инде. Хәзер чиратта мәктәпкәчә белем бирү өлкәсе. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы балалар бакчалары өчен дә яңа дәүләт стандартлары эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International