ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2013 ел
сишәмбе
Капиталь ремонттан соң, район үзәгендәге “Чишмәкәй” балалар бакчасы кабат ачылды. Әлеге бинаны эчке яктан нык матурладылар. Бу мәшәкатьләргә җәмгысы биш миллион сумлап акча тотылган.
Арчаның 2нче мәктәбенең оешуына 80 ел булса, Арча станциясендәге бинасы төзелүенә — 40 ел. Коллектив (директоры Гөлнара Гарипова) ветераннарны, мәктәпне тәмамлаучыларны чакырып, бик зурлап юбилей үткәрде.
Әлмәттә мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасына кергән мәгариф учреждениеләрендә эш башланды. Түбән Мактама бистәсенең 1 нче мәктәбендә бу эшкә иске түбәне сүтүдән тотындылар
1 гыйнварда Идел яшьләр үзәге хезмәткәре Булат Ибраһимов татарча дәресләр укыту өчен Владимир өлкәсенә китте.

ТР Фәннәр академиясендә дөньякүләм танылган татар галиме, Россия һәм Татарстан Фәннәр академияләре академигы, физика-математика фәннәре докторы, АКШның Мэриленд штаты университеты профессоры, әлеге уку йортының “Көнчыгыш-Көнбатыш” фәнни тикшеренүләр үзәген җитәкләүче Роальд Сәгъдиевкә 80 яшь тулу уңаеннан, тантаналы чара узды.


18
гыйнвар, 2013 ел
җомга
ТР укытучылары арасында спортның кышкы төрләре буенча ярышлар гыйнвар-февраль айларында уздырыла. Тиешле карарга агымдагы елның 15 нче гыйнварында ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов кул куйды.

17
гыйнвар, 2013 ел
пәнҗешәмбе
ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җитәкчелегендә министрлык карамагындагы Республика эксперт советының беренче утырышы узды.
Саба муниципаль районында мәгариф хезмәткәрләре катнашында 2012-2013 уку елының I яртыеллыгы нәтиҗәләрен анализланды. Биредә барлыгы 300дән артык укытучы катнашты
Быел Россиядә узачак иң мөһим спорт чарасына ярты еллап кына вакыт калып бара: Универсиаданың рәсми ачылышы 6 июльгә билгеләнгән.
Ниһаять, ике атналык каникулда көч туплаган укучылар һәм студентлар яңадан белем гранитын кимерергә кереште. Соңгылары кеше рәтеннән ял итүләре белән Универсиадага бурычлы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International