ЯҢАЛЫКЛАР


27
декабрь, 2011 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль комитеты идарәсе физик затларның (шәхси мәгълүмат субъектларының) шәхси мәгълүматларын эшкәртүне башкаручы операторларга Шәхси мәгълүмат субъектлары хокукларын яклау буенча вәкаләтле орган - Роскомнадзорга (Татарстан Республикасы буенча адресы: Гарифьянов урамы, 28 нче А йорты, Казан шәһәре, 420138, а/я 25) физик затларның (хезмәткәрләрнең, пациентларның, абонентларның, клиентларның һ.б.) шәхси мәгълүматларын эшкәртү турында белдерү кәгазен юлларга тиеш булуларын исләренә төшерде.

26
декабрь, 2011 ел
дүшәмбе
2011 елның 26 нчы декабрендә сәгать 11.00дә “Югары технологияләр өлкәсендәге “IT-парк” технопаркы” дәүләт автоном учреждениесе конференц-залында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының коллегия утырышы узды.

22
декабрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе
24 нче декабрь көнне 11.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында (Казан шәһәре, Пушкин урамы, 18) мәктәп бизнес-компанияләренең “Яшьләр казанышлары” мәгариф программасы кысаларында оештырылган ачык Яңа ел хәйрия ярминкәсе үтәчәк.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәт каршындагы Иҗтимагый совет 2011 елгы бердәм дәүләт имтиханнарына нәтиҗәләр ясады. Араларында мәктәп директорлары, галим-педагоглар, журналистлар һәм чиновниклар да булган совет әгъзалары гади балларны, БДИ бирүчеләр һәм бирмәүчеләр санын исәпләүдән әлеге мәгълүматны анализлауга күчәргә кирәген таныдылар.
Аның кысаларында гимназиядә 3D зал һәм электр тарихы музее эшли башлаячак. Гимназия директоры Любовь Кочнева сүзләренә караганда, гимназиянең эчке тәртибен бозмыйча гына башка мәктәп укучылары да керә алсын өчен, фән театрына керү махсус урам ягыннан булдырылган.

21
декабрь, 2011 ел
чәршәмбе
2012 елда информатика һәм МКТ, тарих һәм рус әдәбияты фәннәреннән бердәм дәүләт имтиханнарының контроль-үлчәү материаллары нык үзгәрәчәк. Мисал өчен, тарихтан укучыларга инша язарга, ә информатикадан – тавыш эшкәртергә тәкъдим ителәчәк, дип белдерде Педагогик үлчәүләр федераль институты (ПҮФИ) директоры Андрей Ершов “Новости” россия мәгълүмат агентлыгына.

20
декабрь, 2011 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2010 ел, 2 ноябрь, 880 нче номерлы “Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләрен күрсәтүнең административ регламентларын төзү һәм раслау тәртибе һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының кайбер карарларына үзгәртүләр кертү турында” карары буенча “Балигъ булмаганнарның хокукын саклау” бүлегендә бәйсез экспертиза үткәрү өчен попечительлек өлкәсендә муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламент проектлары урнаштырылды.

19
декабрь, 2011 ел
дүшәмбе
16 декабрь көнне Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясендә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең “Алгарыш” грант программасында катнашучыларның IV форумы узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, Казан кунагы - 2000 елгы Нобелев премиясе лауреаты Жорес Алферов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, югары уку йортлары ректорлары, Татарстанның эре предприятие башлыклары, вуз студентлары һәм яшь галимнәр катнашты.

16
декабрь, 2011 ел
җомга
Бердәм дәүләт имтиханы әкренләп камилләшәчәк, ләкин 2012 елда ниндидер кардиналь үзгәрешләр булмаячак.
2011 елның 20 нче декабрендә “Мин – бала! Мин – граждан!” Парламент дәресе – 2011 гомумреспублика проекты кысаларында халыкка юридик ярдәм күрсәтү буенча “кайнар линия” ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International