Татарстанда рус теле буенча БДИны быел 15 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырды, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 207 укучы
29 май көнне рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы уздырыла. Рус теле урта гомуми белем турында аттестат алу өчен мәҗбүри имтихан булып санала
Россия мәктәпләре стартта: җомга көнне, 26 майда, 700 меңнән артык кеше БДИ тапшыра башлый
29 майда барлык чыгарылыш сыйныф укучылары рус теленнән БДИ тапшырачак, бу мәҗбүри имтихан
1 июньдә ике мәҗбүри имтиханның берсе - төп дәрәҗәдәге математика буенча БДИ узачак
Агымдагы атнада Казан мәктәпләренең 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен беренче имтиханнар узачак
Бу атна дәвамында Татарстан башкаласының барлык мәктәпләрендә уку елы тәмамланачак. Соңгы кыңгырау исә 19 меңгә якын укучы өчен яңгыраячак
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм Рособрнадзорның уртак боерыклары белән төп гомуми белем бирү һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен (ГИА) үткәрү тәртибенең яңа редакцияләре расланды
Россия мәктәпләре 26 майда башланачак БДИның төп чорын үткәрүгә 100 процент диярлек әзер. Бу хакта Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев традицион "кайнар линия" барышында хәбәр итте
Тренировка барышында имтиханнар уздыру пунктларының техник әзерлеге сыналачак, БДИ уздырганда оештыручыларның һәм техник белгечләрнең гамәлләре тикшереләчәк, ә чыгарылыш сыйныф укучылары 2023 елгы контроль үлчәү материаллары буенча имтихан эшләрен башкаруда күнегүләр алачак