ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2025 ел
дүшәмбе

Татарстанда узган уку елы башына укытучылар һәм балалар бакчалары тәрбиячеләренә ихтыяҗ 3,5 мең кешедән артып китте.

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов районнар башлыкларына мәктәпләргә укытучыларны җәлеп итү чараларын эшләргә кушты. Бу хакта республика җитәкчесе Иннополиста мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында белдерде.

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының "Архитектура" кафедрасы доценты, техник фәннәр кандидаты Алексей Иванцов җитәкчелегендәге яшь архитекторлар һәм дизайнерлар "Центрио" паркы проектын эшләделәр, аның өчен команда конкурста беренче урынга лаек булды.

Татарстанда быел яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзиячәкләр. Ә укытучылар кытлыгы проблемасын хәл итү өчен укытучыларга ярдәм чараларын арттырачаклар. МХО ветераннарын эшкә урнаштыруга аерым игътибар биреләчәк. Бу хакта бүген Иннополиста мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә сөйләделәр.

Донецк халык республикасының  Донецк, Горловка, Дебальцево кебек шәһәрләрдән килгән балалар  10 көн Чаллыда булдылар. 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге 94 укучы лагерь сменасын Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты белән бергә үткәрде.

Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышында "Казаноргсинтез" генераль директоры Айрат Сафин СИБУР яшь профессионаллар бергәлеген ничек барлыкка китерүе турында сөйләде, алар өчен "нефть химиясе - аңлы рәвештә сайлау һәм үсеш юлы".

23 августта "Бердәм Россия" Татарстан төбәк бүлегенең штаб-фатирында «Дети рисуют страну» 19 нчы республика телевизион конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Татарстанда соңгы өч елда балаларны алмаш гаиләләрдән кайтару саны 20%ка диярлек арткан.

22 августта Иннополиста А.С. Попов исемендәге технопаркта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы узды.

Луганск, Макеевка һәм Енакиево укучылары бөек татар шагыйре Муса Җәлил истәлегенә багышланган «Огненный узник» әдәби программасында катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International