ЯҢАЛЫКЛАР


4
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы коллективы исеменнән Данияр Җәмил улы Мохитовның вакытсыз вафатына бәйле рәвештә авыр кайгыгызны уртаклашабыз.

Татарстанлылар киләсе елга республика министрлыкларының өстенлекле максатларын һәм бурычларын билгели алалар. Тавыш бирү ТР Дәүләт хезмәтләре порталында «Халык сораштырулары» бүлегендә уза.

ТАССта Бөтенроссия экология диктанты үткәрүгә багышланган онлайн-форматта матбугат конференциясе узачак.


3
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Сыйныф җитәкчеләре арасында уздырылучы тәрбия чараларының иң яхшы методик эшләнмәләре Бөтенроссия дистанцион конкурсы педагогик бергәлектә зур кызыксыну уятты, педагогларның да, гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләренең дә һөнәри игътибарын җәлеп итте.

«Юнармия» хәрәкәтенең төбәк бүлеге 2020 елгы бөтенроссия смотр-конкурсында җиңүче булды. 2019 ел белән чагыштырганда, Татарстан «Юнармия»сенең позициясе ике пунктка яхшырды.

2020 елның 1-2 ноябрендә «КАИ-Олимп» мәдәни-спорт комплексында һәм «Санкт-Петербург» волейбол үзәгендә 2019-2020 уку елы сезонында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары арасында узган «Мәктәп волейбол лигасы» республика турнирының финал этабы узды.

“Дуслык”  белем бирү һәм сәламәтләндерү комплексы базасында 26 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр “Импульс” республика профиль сменасы кысаларында сәләтле балалар өчен география, экология, физик культура, тормыш иминлеге нигезләре һәм хокук  буенча укыту-тренировка җыеннары узды.

«СПОга 80 ел: традицияләр һәм инновацияләр» - Россия Мәгариф министрлыгының «Мәгариф хәбәрләре» электрон журналының яңа саны темасы әнә шундый. Укучыларны сәламләү сүзендә мәгариф министры Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, СПО системасы хәзерге заман өчен мөһим булган сыгылмалылыкка ия, ул бу үзгәрешләргә тиз җавап бирергә мөмкинлек бирә.

Россия университетлары һәм институтларының студентларны кабул итү кагыйдәләрендә үзгәрешләр барлыкка килде. Әлеге кагыйдәләр киләсе уку елында үз көченә керәчәк. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә. 

Түбән Камада балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең төбәк бүлеге рәисен сайладылар.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International