Россиянең барлык дәүләт югары уку йортлары «Вузга онлайн керү» суперсервисына тоташа алачак, ә абитуриентлар үзләре сайлаган югары белем бирү уку йортларына документларны читтән торып тапшыра алачак. Инде 2021 елда ук документларны ерактан торып бирү өчен мөмкин булган югары уку йортлары 135тән дә ким булмаячак.
"Санкт-Петербург" волейбол үзәгендә "Татарстан Республикасының мәктәп волейбол лигасы" турнирының финал этабына старт бирелде.
Россиянең барлык дәүләт югары уку йортлары «Вузга онлайн керү» суперсервисына тоташа алачак, ә абитуриентлар үзләре сайлаган югары белем бирү уку йортларына документларны читтән торып тапшыра алачак. Инде 2021 елда ук документларны ерактан торып бирү өчен мөмкин булган югары уку йортлары 135тән дә ким булмаячак.
Россиянең 13 алдынгы югары уку йорты белән берлектә «Газпром» ГАҖ студентларны олимпиадада катнашырга чакыра. Бу олимпиада техник иҗатка һәм инновацион фикерләүгә сәләтле һәм нефть-газ тармагында үз һөнәри эшчәнлеген планлаштыручы инженер-техник белгечлекләргә юнәлтелгән төрле әзерлек юнәлешләре студентлары өчен.
Zoom мәйданчыгында Case UGEO яшь геологлар чемпионаты узды. Әлеге чара Геология һәм нефть-газ технологияләре институты тарафыннан оештырылды һәм университетта инде бишенче ел рәттән уза. Чемпионатта 6-11 сыйныф укучылары катнашты.
Казан радиомеханика көллиятендә өстенлекле компетенцияләр төркеме буенча биш яңа остаханә ачылды: универсаль станокларда эшләү; ЧПУ белән станокларда токарь эшләре; КИП метрологиясе; CAD инженер дизайны; электроника.
Чаллыда Е.Н. Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллиятендә «Төзелеш юнәлеше буенча Worldskills, электрон укыту һәм дистанцион белем бирү технологияләре стандартларын исәпкә алып, көндәшлеккә сәләтле мәгариф инфраструктурасын үстерү» темасы буенча республика семинары узды.
Татарстан Республикасының Алгарышлы һөнәри әзерлек үзәге базасында дистанцион форматта РФ Мәгариф министрлыгының урта һөнәри белем бирүне үстерү өлкәсендәге бурычларын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Технология буенча XII Төбәкара конкурста катнашу өчен Татарстан, Башкортстан һәм Удмуртиядән 200дән артык укучы заявка бирде. Урында уздырылган сайлап алу этабы нәтиҗәләре буенча 70 алтынчы-унберенче сыйныф укучысы белемен һәм сәләтен күрсәтте.
31 октябрьдә Казанда «ЮНАРМИЯ» иҗтимагый хәрәкәтенең үсеш чорында патриотик тәрбия ассоциациясе» дип аталган II Милли фәнни-гамәли конференция уздырды.