Татарстанда «Финанс грамоталылыгы буенча иң яхшы дәрес» педагогик осталык конкурсына йомгак ясалды. Быел укытучылардан барлыгы 120 дән артык гариза ккилгән.
"Остазлар академиясе" НТИ Түгәрәк хәрәкәте Олимпиадасында катнашу өчен заявкалар кабул итү төгәлләнә. Катнашуга үз командаларын озата барачак остазлар; физика, информатика, математика, биология, химия һәм география укытучылары; шулай ук вуз укытучылары чакырыла.
Әлки районы Хузангай урта мәктәбенең география укытучысы Виталий Скоков “Россиянең ел укытучысы” Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабында “Балалар мәхәббәте призы” номинациясе җиңүчесе булды.
Минзәлә егете, җырчы Данила Новиковны хәзер бөтен ил белә. 14 яшьлек вокалист НТВ каналында "Ты супер" IV халыкара вокаль тамашасында катнашты һәм ярымфиналга узды.
3-8-нче ноябрь көннәрендә «Зур этнографик диктант» халыкара акциясе узачак, анда барлык теләүчеләр катнаша алачак. Быел акция онлайн-форматта уздырыла, ә катнашучыларның шундук дөрес җавапны белү һәм чыганакларга сылтамалар белән тарихи белешмә алу мөмкинлеге булачак.
Сентябрьдә Владимир Путин үзенең киберспортка мөнәсәбәте һәм илдә инициативаны үстерү идеясе белән уртаклашты. "Мин һәрьяклап мәктәпләрдә киберспорт иң яхшы рәвештә тәкъдим ителсен өчен эшләргә тырышачакмын. Бу безнең спортчыларның төбәк һәм Россия ярышларында гына түгел, ә халыкара ярышларда катнашу мөмкинлегенә китерсен иде", - дип сөйләде президент.
2020-2021 елларда М.Җәлил исемендәге Республика премиясен бирү конкурсына гаризалар кабул итү башланды. Казан федераль университеты студентларын һәм хезмәткәрләрен конкурста катнашырга чакыралар.
110 мең кеше Россия Мәгариф министрлыгы программасы буенча уку өчен express.worldskills.ru сайтында теркәлгән, шуларның 32 меңе хезмәт базарында көндәшлеккә сәләтлелекне арттыру өчен һөнәри күнекмәләр ала башлаган.
Россия Фәннәр академиясенең Балачакны, гаиләне һәм тәрбияне өйрәнү институты балалар мультфильмнары өчен сценарийлар һәм идеяләр конкурсына старт бирде.
Саранск шәһәрендә студентлар арасында Идел буе федераль округының интеллектуаль V олимпиадасы узды. Иң яхшыларны 5 юнәлеш буенча билгеләделәр. Олимпиада нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы командалары «Программалаштыру» номинациясендә 1 урын һәм «Парламент дебатлары» номинациясендә 2 нче урынны алдылар.