28 октябрьдә Лениногорск нефть техникумында "Мәгълүмат һәм коммуникация технологияләре" өстенлекле компетенцияләр төркеме буенча 5 остаханә ачылды.
Көзге каникуллар вакытында республиканың барлык муниципаль районнарда 743 мәктәп яны лагере эшләве планлаштырыла, аларда 46 229 бала катнашачак. Күпчелек лагерьлар 2 ноябрьдә эшли башлый һәм 8 ноябрьдә тәмамланачак, кайбер лагерьлар 29 октябрьдән ачылачак.
«Демография» илкүләм проекты кысаларында 2021 елда Татарстанда һәрберсе 260 урынга исәпләнгән 13 мәктәпкәчә учреждение ачу планлаштырыла. Бу хакта ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, республикада милли проектларны гамәлгә ашыруга ярдәм итү комиссиясе рәисе Татьяна Ларионова Казанда демографик мәсьәләләр буенча узган утырыш алдыннан хәбәр итте.
Түбән Камада инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында һөнәри осталык буенча “Абилимпикс” төбәк чемпионатына йомгак ясадылар. Чемпионатта катнашучылар сәнәгатьтә роботларны куллануга бәйле берничә практик модуль башкардылар.
Мәгариф министры Сергей Кравцов һәм сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров уртак очрашу барышында көллиятләрне алдынгы җайланмалар белән өстәмә тәэмин итү исәбенә Россиянең урта һөнәри белем бирү үсеше сыйфатын арттыру адымнарын билгеләделәр.
2 декабрьдә Россия унберенче сыйныф укучылары йомгаклау иншасын язачак. Аның буенча зачет алу БДИга керү мөмкинлеге бирә. Иншага ничек әзерләнергә һәм хаталар җибәрмәскә? Рособрнадзорның Youtube-каналында мәктәп укучылары сорауларына әлеге сынау өчен темаларны эзерләүче филология фәннәре докторы Алексей Федоров җавап бирде.
Хезмәт министрлыгы урта һөнәри белем бирү белгечләре арасында ихтыяҗ булган ТОП-50 һөнәрнең яңартылган исемлеген әзерләде. Документ өстендә 20.35 Милли техник инициатива университеты, Worldskills Russia һәм Бөтенроссия хезмәт фәнни-тикшеренү институты экспертлары эшләде.
Математика һәм табигый фәннәр факультеты деканы Заһир Латыйпов укучыларга мехатроникның ни белән файдалы булуы турында сөйләде.
«Бизнес-смена» онлайн-лагереның 50 иң яхшы чыгарылыш укучысы 30 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә яшьләр өчен бушлай эшкуарлык съездына бару мөмкинлегенә ия булды.
Каникул көннәрендә Азнакай районыныда 13 мәктәп яны лагеры эшләчәк. 2 ноябрьдән Азнакай район мәктәпләре укучылары бер атналык көзге каникулга чыга.