ЯҢАЛЫКЛАР


16
октябрь, 2020 ел
җомга

2020 елның апреленнән октябренә кадәр Татарстан Республикасында "Юннат" Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы узды.

22 октябрьдә  Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында “Кече сыйныфларда укыту”, “Мәктәпкәчә тәрбия бирү”, “Мәктәптә музыка укыту”, “Физик культура, спорт һәм фитнес” компетенцияләре буенча остаханәләр ачылачак.

Яр Чаллы шәһәренең «Кванториум» балалар технопаркының Simple VR командасы VR-хакатонның «Киләчәк технологияләре – бүген» суперфиналында беренче урынны алды.

Иртәгә, 17-нче октябрьдә, казанлылар «Тоталь диктант» язачаклар. Быел бөтендөнья грамоталылык акциясендә онлайн һәм оффлайн форматларда катнашырга мөмкин булачак.

Иннополис Университеты студентлары программалаштыру буенча Россиянең Көньяк һәм Идел буе чемпионатының квалификация этабын үттеләр һәм башка вузлар белән чагыштырганда иң күп урыннарны алдылар. Анда 399 команда катнашты.

16-нчы октябрьдә казанлылар ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белән турыдан-туры элемтәгә кушыла алачак. Алар башлангыч сыйныф укучылары өчен бушлай кайнар туклану оештыру турындагы сорауларга җавап бирәчәк.

 


15
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Республикада «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы»  грантын алучыларны сайлап алу конкурсының икенче этабы тәмамланып килә. Әлеге этап барышында 25 белем бирү оешмасы эшчәнлегенә эксперт бәяләмәсе бирелде.

22 октябрьдә 2021 елга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының максатларын һәм бурычлары исемлеген төзү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узачак.

«Мәгариф турында 2020» Бөтенроссия журналистика конкурсының оештыру комитеты катнашучыларга конкурс заявкасын бирү процедурасы турындагы сорауларны конкурсның кайнар линиясе телефоны буенча бирү мөмкинлеге турында хәбәр итә: +7 (926) 910-38-45.


14
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

“Мәгариф” илкүләм проектының “Һәр баланың уңышы” федераль проекты кысаларында агымдагы елда республикада “Кванториум” мобиль технопаркы эшли башлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International