2020 елның 14 октябрендә видеоконференцэлемтә режимында «Идел-Янцзы» форматында регионара хезмәттәшлек Советы рәистәшләре - РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы әгъзасы Ван Юнның очрашуы булды.
12-18 октябрьдә “Дуслык” оешмасы базасында Татарстанның сәләтле балалары өчен инглиз теле буенча “Кредо” республика профиль сменасы кысаларында беренче көзге укыту-тренировка җыеннары узачак.
Россия Мәгариф министрлыгы коронавирус аркасында илдәге мәктәпләрне читтән торып укуга күчерергә җыенмый. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстанда мәктәп укучылары арасында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен белүгә ярыш узачак. «ЖЭКА» уены буенча Кибертурнирны ТКХ фонды, ТР Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә төбәк җәмәгать контроле үзәге һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәрә.
WorldSkills һөнәри осталык чемпионаты командасына кушылырга теләгән егетләр 15 октябрьгә кадәр сайтта үз компетенцияләрен күрсәтеп заявка җибәрергә тиеш - https://mck-ktits.ru/wsr.ktits/championship.php.
Казанның Яңа Савин районында (Голубятников ур., 93а) 93-нче номерлы балалар бакчасында капиталь ремонт төгәлләнеп килә. Яңартудан соң балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр саны артачак һәм шикәр чире булган балалар өчен махсуслаштырылган төркем ачылачак.
19-нчы октябрьдә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Анзор Музаев ата-аналар белән бөтенроссия очрашуын үткәрәчәк. Ведомство белгечләре белән бергә ул 2020-2021 елларда БДИ һәм ДЙА-9 оештыру һәм уздыру, бөтенроссия тикшерү эшләре һәм башка темаларга бәйле сорауларга җавап бирәчәк.
28 октябрьдә Лениногорск нефть техникумында "Мәгълүмат һәм коммуникация технологияләре" өстенлекле компетенцияләр төркеме буенча 5 остаханә ачылачак.
Россия Мәгариф министрлыгы федераль педагогик югары уку йортларына керү өчен БДИның минималь балларын билгели торган боерыкны бастырды. Биредә 33 уку йорты турында сүз бара.
Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруга рөхсәт алу өчен 11 сыйныф укучылары йомгаклау иншасын 2 декабрьдә язачак. 9 сыйныф укучылары өчен рус теленнән әңгәмә 2021 елның 10 февралендә булачак.