ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

12 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр социаль челтәрләрдә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының «Минем дустанә сыйныфым» акциясе узачак. Чара укытучы һөнәренең абруен күтәрүгә, педагогик хезмәт белән кызыксыну формалаштыруга, шулай ук педагогларның һәм укучыларның уртак иҗатын мотивацияләүгә юнәлтелгән.

12 октябрьдә Рособрнадзорның онлайн-консультацияләре кысаларында Федераль педагогик үлчәүләр институтыннан (ФИПИ) имтихан материалларын әзерләүчеләр физикадан БДИга әзерләнүгә багышланган эфир уздырды.

12 октябрьдә "ВКонтакте" социаль челтәрендә "Зур тәнәфес" мәктәп укучылары Бөтенроссия конкурсы бергәлегендә "Яңа цифрлы музей" дигән тематик атналык старт алды. Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.

3-4 октябрьдә Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсендә ТР «Мәктәп волейбол лигасы» турниры кысаларында зона ярышлары узды.

Онлайн-форматта узган NAUKA 0+ Бөтенроссия фән фестиваленең беренче өч көнендә 7 миллионнан артык кеше катнашты.


12
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

2021 елда мәктәп укучылары өчен Төп дәүләт имтиханын (ТДИ) 20 апрельдән 1 июльгә кадәр үткәрү күздә тотыла, диелә норматив хокукый акт проектлары федераль порталында дөнья күргән расписание проектында. Тиешле документны РФ Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль агентлыгы (Рособрнадзор) әзерләгән. 

8-11 сыйныф укучылары өчен Камил  Вәлиев исемендәге Фәнни коллаборация йорты (ДНК) информатика буенча Workshop уздыра. Тренингларны Казан федераль университеты Алабуга институты укытучылары һәм студентлары оештыра.

3-4 октябрьдә Яр Чаллы шәһәренең 11нче, 8 нче, 4 нче урта мәктәпләре  базасында ТР “Мәктәп волейбол лигасы” турниры кысаларында зона ярышлары узды.

"Президент ярышлары" һәм "Президент спорт уеннары" мәктәп укучылары ярышларының бөтенроссия этаплары 10 октябрьдән 30 октябрьгә кадәр беренче тапкыр онлайн-форматта узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International