Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев VII Гомумроссия ата-аналар җыелышында катнашты, ул анда яңа уку елында БДИ һәм ТДИ ничек үткәреләчәге турында сөйләде.
VII Гомумроссия ата-аналар җыелышында уку елы башлану белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцовның мәктәп укучыларының ата-аналары белән очрашуы онлайн-дискуссия форматында узды. Анда шулай ук мәгариф өлкәсендәге федераль һәм төбәк экспертлары катнашты.
Әлки районының Әхмәт авылында балалар бакчасы төзелеше төгәлләнеп килә. Төзүчеләр хәзер бинада эчке бизәү эшләрен башкаралар.
Авылның яңа күперле булган Тынычлык урамында ике йортның берсендә укытучылар яшәгән. Урамны урталай диярлек бүлеп чишмә ага монда. Өлкән буын алпарлылар әйтүенчә, монда беренче агач күпер 92 ел элек салынган булган. Әмма агачтан эшләнгән кичүләр дүрт-биш ел саен яраксыз хәлгә килгән.
Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт хәбәр иткәнчә, "Россиядә эш" порталы мәгълүматлары буенча, мәгариф өлкәсендә ихтыяҗ иң зур булган һөнәрләр - математика, рус теле һәм әдәбияты, чит тел укытучылары.
Россия Президенты Владимир Путин 1 сентябрь көнне мәктәп балалары һәм студентларның уку йортларына барачагын игълан итте. Ул санитария табибларының таләпләрен үтәү өчен барын да эшләргә өндәде.
Татарстанда 1 сентябрьдә урамда уза торган линейкаларда 100 кеше катнаша алачак, бинада — 50 кеше. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина хәбәр итте.
Быел Татарстанда 1 сентябрь — Белем көнендә сигез мәктәп ишекләрен ачачак. Бу хакта онлайн-эфир барышында Татарстан Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.
Казанда «Сириус» моделе нигезендә сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү буенча республика үзәген төзүгә 340 млн сум тирәсе акча бүлеп бирелгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Казанның талантлар ачык университеты 2.0» оешмасы башкарма директоры Айдар Акмалов сөйләде.
2015 елдан башлап, «АРМИЯ» халыкара хәрби-техник форумы үзенең алдынгы кораллар, хәрби һәм махсус техника, шулай ук халыкара хәрби һәм хәрби-техник хезмәттәшлекне үстерү һәм ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен абруйлы мәйданчык статусын раслый.