Казан федераль университетында Татарстанның күптелле белем бирү комплекслары челтәре өчен укытучылар әзерләү башланачак.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев киләсе елда БДИ һәм ТДИ биремнәренә нинди үзгәрешләр кертелүе турында сөйләде. Бу хакта ул онлайн-режимда узган Гомумроссия ата-аналар җыелышында хәбәр итте.
Русия мәктәпләрендә дәресләр 1 сентябрьдән көндезге форматта, барлык санитар куркынычсызлык чараларын үтәп башланачак. Бу хакта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов РФ Президенты Владимир Путинның Хөкүмәт әгъзалары белән узган киңәшмәдә хәбәр итте.
27 августта Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов белән турыдан-туры эфир узачак. Онлайн-эфир уку елы башлану турында булачак.
"Бердәм Россия" дә "Тарихи хәтер" бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне билгеләделәр. Финалга чыгучылар арасында Кукмара районының Манзарас авылы мәктәбенең туган як тарихын өйрәнү музее да бар.
Казан укучылары кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасында катнаша ала. Гомуми белем бирү мәктәпләренең 8-11 сыйныф укучылары арасында интеллектуаль турнир 21-нче сентябрьдән 26-нчы ноябрьгә кадәр дистанцион формада узачак.
26 августта Федераль педагогик совет Россия Мәгариф министрлыгының "Одноклассники" социаль челтәрендә укытучыларның һөнәри бергәлеге мәйданчыгында күрсәтеләчәк.
26 августта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең "Гаилә һәм мәктәпнең үзара хезмәттәшлеге" дигән темага төбәк август киңәшмәсе секциясе узачак. Киңәшмә Webinar сервисы аша дистанцион рәвештә үткәреләчәк.
Финал этабы 2021 елның 18-24 гыйнварында узачак, катнашу бушлай. Конкурста 7-11 сыйныф укучылары һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларының 1-2 курс укучылары катнаша. Эшләр 7 юнәлеш буенча кабул ителә: математика, физика һәм астрономия, информатика һәм компьютер фәннәре, химия, әйләнә-тирә мохит турында фән, техника һәм технологияләр, биология һәм медицина.
Быел нефть башкаласында «IT-куб» ачылачак, анда мәктәп укучылары программалаштыру телләрен үзләштерә алачак. Мәгариф мәйданчыгы «Мәгариф» милли проекты буенча төзелә. "IT-куб" Әлмәт политехника техникумы базасында 8-17 яшьлек мәктәп укучыларына тәкъдим ителәчәк. ⠀