ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

РФ Фән һәм югары белем министрлыгы югары уку йортлары белән берлектә, коронавирус белән бәйле вәзгыять аркасында, 1 сентябрьгә тулай торакларга яңа таләпләр әзерләячәк, дип хәбәр итте ведомство башлыгы Валерий Фальков.

2020 елның 29-30 маенда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан, белем бирү нәтиҗәләре түбән булган һәм уңайсыз социаль шартларда эшләүче мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру һәм 2020 елда «Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасы кысаларында Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының «Лаеш шәһәре 1 нче гимназиясе» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе базасында «Гомуми белем бирү оешмасында белем бирү сыйфатын бәяләү системасы эшчәнлеген тәэмин итү» темасы буенча онлайн-режимда кыска вакытлы чара уздырылды.


3
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

Быел көллияткә һәм техникумнарга документлар кабул итү ничек узачак? Мәгариф министрлыгының бу хактагы боерыгы Юстиция министрлыгында имзаланган һәм теркәлгән инде.

Лаеш районының Усады авылында 500 урынлык яңа мәктәп төзелә. ТР премьер-министры урынбасары -  мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов эш барышы белән танышты. Аны Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов озата йөрде.

Балалы гаиләләргә ярдәм итү максатларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ата-аналар түләве структурасын яңадан карау турында карар кабул итте. Белгәнегезчә, бала бакчага бармаган очракта да саклана торган түләүнең даими өлеше кимиячәк. Шулай итеп, балалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән, Татарстан Республикасы бюджетыннан 2 млрд. сумга якын акча бүлеп бирелә.

Цифрлы Трансформация үзәге белгечләре "Мин - укучы" яңа суперсервисы булдыру өстендә актив эшләвен дәвам итә. Цифрлы продукт әзерләү процессында җитештерүчеләр укучылар белән элемтәдә тора, аларны прототипларны тестлаштыруга җәлеп итә.

Уку елы тәмамланды, әмма унберенче сыйныф укучылары БДИга әзерләнүен дәвам итә. Укучыларга ярдәм итү максатыннан Триколор һәм Россия Иҗтимагый телевидениесе  "Минем online мәктәбем" теледәресләрен күрсәтә.

Халыкара балаларны яклау көнендә һәм  Балачак унъеллыгы кысаларында Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы экологик чаралар үткәрә, аларның максаты - балалар, яшүсмерләр һәм ата-аналарның игътибарын экологик проблемаларга һәм аларны хәл итүдә актив катнашуга җәлеп итү.

Мәгариф министрлыгы дистанцион укуны оештыру сәбәпле онлайн-дәресләргә күчү өчен гаджетлар сатып алу мөмкинлеге булмаган балаларны һәм педагогларны кирәкле техника белән тәэмин итү буенча киң күләмле эш башлап җибәрде. Министрлык регионнарга дистанцион дәресләрне уку һәм уздыру өчен техник чараларга мохтаҗлар турында оператив белешмәләр бирүне сорап мөрәҗәгать итте һәм бизнес һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләрен җәлеп итеп, кирәкле эш алып барды.

Казан энергоуниверситетының кабул итү комиссиясе абитуриентлардан  документларны 20 июньнән кабул итә башлый. Югары уку йортының кабул итү комиссиясе call-үзәгенең күп каналлы телефоны инде эшли башлады: 8 800 600 22 03. Линия бушлай һәм иртәнге 9 дан кичке 5кә кадәр эшли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International