Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәте мәгариф министрлыгы белән берлектә быелгы имтиханнарда нинди таләпләр үтәлергә тиешлеген билгеләде.
Чаллы дәүләт педагогика университеты абитуриентларны 25 майда 10:00 сәгатьтә онлайн режимда узачак Ачык ишекләр көненә чакыра.
"Россия мәгарифе" федераль порталы яңа проект эшләтеп җибәрә: 19 майда 15:00 сәгатьтә "Белем бирү мохите" онлайн-программасының беренче чыгарылышы эфирга чыга. Ул мәгариф һәм фән, мәктәп директорлары һәм педагоглар, педвуз, көллият һәм техникум, өстәмә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм укытучыларын, мәгариф идарәсе төбәк органнары вәкилләрен берләштерәчәк.
"Зур тәнәфес" конкурсы кысаларында мәктәп укучылары 18 майдан башлап "Мәдәни минимум" дип аталган яңа тематик атнада катнаша алачак. Ул Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә уздырыла. Чаралар "ВКонтакте" социаль челтәрендә "Зур тәнәфес" бергәлегендә уза һәм мәдәният һәм сәнгатькә багышлана.
Казан федераль университетының IT-лицее директоры итеп Илдар Мөхәммәтов билгеләнде.
Ничек яхшы укырга һәм БДИны уңышлы тапшырырга? Нинди һөнәр сайларга? Бу сораулар укучыларны гына түгел, ата-аналарны да борчый. Әниләр һәм әтиләргә укуга актив кушылырга, онлайн-дәресләргә җайлашырга туры килде. Аларга, мәктәп укучыларына кебек үк, ярдәм кирәк: экспертлар-психологлар, карьера үсеше буенча белгечләр, мәгариф системасы вәкилләре.
25 майда НТИ түгәрәк хәрәкәте Rukami проекты технологик түгәрәкләрне оештыручылар өчен онлайн-акселератор эшләтеп җибәрәчәк. Түгәрәк хәрәкәт экспертлары үзгәреш шартларында тотрыклы бизнес-модельне сайлау, офлайннан онлайн-форматка күчү мөмкинлекләре, онлайн-алга этәрү һәм бергәлек белән эшләү өчен файдалы инструментлар турында сөйләячәк.
25 майдан 27 майга кадәр "Россия госпиталь мәктәпләре: озак вакытлы дәваланучы белем алучыларга изоляция чорында ярдәм итү" уртак онлайн-конференциясе узачак. Оештыручылар - "УчимЗнаем" проект офисы һәм Мәскәү дәүләт психология-педагогика университеты.
Яшь галимнәр 27 майда КФУда башланачак VI Халыкара педагогик белем бирү форумында тикшеренү эшләре турында доклад белән чыгыш ясаячак.
"Татарстан-24" каналында бүген тапшырулар челтәрендә үзгәрешләр булачак. "Белем дөньясы" тапшыруы 9:30да һәм 11:30да эфирга чыгачак. Тапшыру чыгу вакыты Татарстан Президенты катнашында узачак туры линия үткәрелү сәбәпле күчерелде. Рөстәм Миңнеханов туры эфир барышында татарстанлыларны борчыган актуаль сорауларга җавап бирәчәк.