Россия югары уку йортлары, коронавирус инфекциясенә бәйле вәзгыятьтән чыгып, 2020 елда чыгарылыш кичәләрен уздыру турында мөстәкыйль рәвештә карар кабул итәргә тиеш.
Балаларга чит телне кайчан өйрәтә башларга кирәк дигән сорау ата-аналарның күпчелеген борчый. Казан федераль университеты эксперты, Психология һәм мәгариф институтының педагогика психологиясе кафедрасы доценты, ECERS мәктәпкәчә белем бирү сыйфатын бәяләү өлкәсендәге халыкара эксперт Евгения Шишова, ничек иртәрәк, шулай яхшырак, ди.
Танылган сәяхәтче Матвей Шпаро #ПроПоходТВ онлайн-телевидениесе ачты. Көн саен 16 дан 19 сәгатькә кадәр үз тормышларын походларга, экспедицияләргә һәм балалар мәгарифенә багышлаган кешеләр - танылган сәяхәтчеләр, Матвей Шпароның дуслары һәм "Сәяхәтләр лабораториясе", балалар лагерьлары инструкторлары - үзләренең гаҗәеп экспедицияләре турында сөйлиләр һәм тәҗрибә уртаклашалар.
Башлангыч сыйныф укучыларының бушлай кайнар туклануы турындагы закон 1 майдан үз көченә керә, мәктәпләр укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итүгә 2020 елның 1 сентябреннән 2023 елның 1 сентябренә кадәр күчәргә тиеш булачак.
Татарстан укучылары 1 майдан 11 майга кадәр ял итәчәк. Колледжлар һәм югары уку йортлары студентлары 1-5 майда укымыйлар, ә 6, 7 һәм 8 майларда дистанцион режимда укуларын дәвам итәчәкләр. 9, 10 һәм 11 май ял көннәре булачак.
Бушлай дәресләрне Роботлар лигасы укытучылары һәм әйдәп баручы техник югары уку йортлары студентлары үткәрәчәк.
Лаеш районының Никольское мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Виталина Косова укучыларның Н. И. Лобачевский исемендәге V Бөтенроссия фәнни конференциясендә өченче урын яулады.
2нче “Батыр” балалар бакчасының урта төркемендә тәрбияләнүчеләр, тәрбиячеләре Р.М. Зыятдинова һәм А.А. Якупова, әти-әниләре белән бергәләп, “Җиңү өчен рәхмәт” дигән темага рәсемнәр ясадылар.
Казан федераль университеты өчен тагын ике яңа корпус төзеләчәк. Бу хакта югары уку йорты ректоры Илшат Гафуров хәбәр итте.
Мәгариф министры Сергей Кравцов төбәкләрдәге мәгариф белән идарә итү органнары белән балаларның җәйге ял системасын оештыру өчен кирәкле чаралар турында фикер алышты. Март ахырында илдә коронавирус таралу һәм балаларның сәламәтлеген саклау зарурлыгы уңаеннан Министрлык балалар ялы лагерьларында ("Артек", "Орлёнок", "Океан", "Смена") планлы сменаларны гамәлдән чыгарды.