ЯҢАЛЫКЛАР


2
май, 2020 ел
шимбә

Белем бирү процессын илдәге эпидемиологик вәзгыять аркасында дистанцион форматка күчерүнең беренче көннәреннән Мәгариф министрлыгы, төбәкләрдәге мәгариф белән идарә итү органнары белән берлектә, укучыларга һәм укытучыларга уку һәм эшләү өчен техника алырга ярдәм итә.

Министр Сергей Кравцов, эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, педагогик хезмәткәрләрнең 2020 елның 1 апреленнән 1 сентябренә кадәрге чорда тәмамлананачак квалификация категорияләренең гамәлдә булу вакытын 2020 елның 31 декабренә кадәр озайту турындагы боерыкка кул куйды.

2020 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Цифрлы белем бирү мохите» ФИП һәм «Ачык мәктәп» ресурс үзәге эшчәнлеге кысасында мәктәпләр педагоглары өчен «Дистанцион белем бирүне гамәлгә ашырганда Google-документларны файдалануның өстенлеге» дигән вебинар уздырды.

«Урта һөнәри белем: онлайн» - Россия Мәгариф министрлыгының «Мәгариф хәбәрләре» электрон журналының апрель номеры темасы. Чыгарылыш

Казан федераль университетының IT-лицее 7 класс укучысы Тимур Лузгов  "Сириус" белем бирү үзәгенең (Сочи) “Информатика. Юниорлар" белем бирү программасында катнашырга чакырылган укучылар исемлегенә керде.

Россия мәктәп укучылары олимпиадалары советы (РСОШ) карары буенча, химия буенча мәктәп укучыларының Бөтенсебер ачык олимпиадасы 2019/2020 елда мәктәп укучылары арасында үткәрелүче олимпиадалар исемлегенә кертелгән (1 дәрәҗә).


1
май, 2020 ел
җомга

Кечкенә каникуллардан соң "Белем дөньясы" программасы "Татарстан-24" телеканалында үз тапшыруларын башлап җибәрә.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) йомгаклау иншасын үткәрүнең резерв срогын 6 майдан 25 майга күчерде.

«Үлемсез полк» акциясе быел онлайн режимда узачак. Проектка теләге булган һәркем кушыла ала.

30 апрельдә "Зур тәнәфес" Бөтенроссия конкурсының яңа этабына керү ачылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International