2020 елда тугызынчы сыйныфларда йомгаклау имтиханын оештыру һәм үткәрү боерыгы проекты әзерләнде. Документ норматив хокукый актларның рәсми порталында урнаштырылган.
Мәгариф министрлыгы төбәкләргә, Россия Федерациясе субъектларының барлык мөмкинлекләрен кулланып, авыр тормыш хәлендә калган һәм бу чорда дәүләт ярдәменә аеруча мохтаҗ булган балаларга аерым игътибар биреп, балалар ялын оештыру өчен кирәкле чаралар булдыруны тәкъдим итте.
РИА Новости карамагында булган "Фоксфорд" онлайн-мәктәбе тикшеренүе күрсәтүенчә, Россия укучылары изоляция чорында математика, физика, география һәм тарих дәресләре белән кызыксына.
Өй эше буенча киңәш кирәкме? Уку программасыннан артта калганны сизәсеңме, ә ярдәм итүче юкмы? Катлаулы формулаларда, терминнарда һәм даталарда буталдыңмы? "Россия мәктәп укучылары хәрәкәте" (РДШ) "Задачка со звездочкой" проектын эшләтеп җибәрде.
Яшел Үзәннең 20нче балалар бакчасы үзизоляция шартларында да белем бирү процессын туктатмаган. Барлык төркемнәр дә танып белү, сөйләм, физик тәрбия биремнәрен үтәгән.
Дистанцион уку өчен планшетларны «Ярдәм» фонды һәм «Игелекле Казан» проекты карамагында булган 70 инвалид балага, ятим һәм аз керемле гаиләләргә тапшырдылар. Техника өчен Илсур Метшин шәхси акчаларын түләгән.
Түбән Кама "Түбән Кама Нефтехим" җәмгыяте үз хезмәткәрләре арасыннан күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә ярдәм күрсәтергә һәм аларга планшетлар, азык-төлек һәм тәм-томнар бүләк итәргә карар кылды.
Коронавирус йогышы таралуга бәйле рәвештә Спас районының 1886 укучысы дистанцион рәвештә белем ала.
Катнашырга барлык илләрдән, төрле милләттән, этнослардан һәм халыклардан булган 16 яшьтән 26 яшькә кадәрге яшьләр, мәктәп укучылары һәм студентлар чакырыла.
13 апрельдән 24 апрельгә кадәр Мәскәүдә Россия милли юниор су конкурсының финал чаралары узды, анда традицион рәвештә төбәк этапларында җиңүчеләр катнаша.