2020 елның 13 апреленнән 24 апреленә кадәр «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең Психология, педагогика һәм андрагогика кафедрасы тарафыннан «Яшүсмерләрнең аутоагрессив тотышын беренчел профилактикалауны оештыру» проблемасы буенча өстәмә һөнәри белем бирү программасы гамәлгә ашырылды һәм 51 педагогик хезмәткәр укытылды.
Казан федераль университеты үз-үзеңне изоляцияләү чорында тулай торакларда калган барлык студентларга комплекслы ярдәм күрсәтүен дәвам итә. КФУда белем алучы үз гражданнарына Кытай, Төркия һәм Вьетнам хөкүмәтләре дә адреслы ярдәм күрсәтә.
Форум алты ел эшләү дәверендә беренче тапкыр Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы галимнәре дистанцион форматта педагогик белем бирү өлкәсендәге тикшеренүләр нәтиҗәләре турында фикер алышачак.
Россия Мәгариф министрлыгы, "Бердәм Россия" партиясе һәм Стратегик инициативалар агентлыгы "Өйдә укырга ярдәм ит" уртак акциясе кысаларында Россия мәктәп укучыларына бушлай 50 мең берәмлек компьютер техникасы һәм гаджетлар тапшырылган.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов мәктәп укучыларын һәм студентларны дистанцион укыту темасына багышланган #ТатарстанОнлайн тапшыруында катнашты.
ТАССта мәктәп укучылары өчен "Зур тәнәфес" Бөтенроссия конкурсын үткәрүгә, шулай ук үзизоляция чорында өлкән сыйныф укучыларына үсеш һәм белем алу өчен яңа мөмкинлекләргә багышланган онлайн-форматта матбугат конференциясе узачак.
Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары максатларын һәм бурычларын гавами булдыру һәм аларның үтәлешен җәмәгать контроле буенча проект гамәлгә ашырыла.
Россиядә яңа төбәк яңалыклары агентлыгы – «Россия төбәкләре яңалыклары» мәгълүмат агентлыгы эшли башлаган. Аны оештыручылар: «Россия яңалыклары» агентлыгы һәм «Россиянең икътисадый сәясәте» журналы редакциясе.
Мәгариф министрлыгы быел мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасы призерлары билгеләнәчәк боерык проектын бастырды.
Мәгариф министрлыгы "Триколор" мультиплатформ операторы белән берлектә "Минем мәктәп online" белем бирү телеканалын эшләтеп җибәрде, ул өлкән сыйныф укучыларына имтиханнарга әзерләнергә ярдәм итәчәк.