ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2020 ел
җомга

РФ мәгариф министры Сергей Кравцов белдергәнчә, ил мәктәпләре гадәти эш форматына кайтачак, ә дистанцион белем бирү эшләнмәләре киләчәктә мәгариф системасын камилләштерү өчен кулланылачак, әмма мәктәп укучылары белем алуның гадәти форматын алыштырмаячак.

Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында онлайн-викторина 6 майдан 15 майга кадәр "Ышанычлы киләчәк буыны" проекты сайтында узачак, дип хәбәр итә ТАСС проект җитәкчесе Юрий Юрмановка сылтама белән.

“Иң яхшы студентлар педагогик отряды” IX Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы быел 14 апрельдән 1 августка кадәр уза, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте.

2020 елның 21 апреленнән 24 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Казан федераль университеты мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм һөнәри белемнәрен арттыру Идел буе төбәкара үзәге белән берлектә, дистанцион форматта «Дистанцион укыту: укытучылар һәм укучылар өчен кыенлыклары һәм аларны җиңү юллары» темасы буенча Zoom платформасында шәһәр һәм район мәгариф бүлекләре методистлары, муниципаль һәм мәктәп методик берләшмәләре җитәкчеләре, республика мәгариф оешмалары җитәкчеләре өчен түгәрәк өстәлләр үткәрә.

Казан укучылары Розалина Миргалимова һәм Ралина Йосыпова Россия җыелма командасы составында IX Европа кызлар математика олимпиадасының гомуми зачетында беренче урынны алды. Онлайн-режимда узган ярышларда җиңү өчен 53 илдән укучылар көрәште.

«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VIII милли чемпионаты финалы 2020 елда онлайн-форматта узачак, дип хәбәр итә «Яшь профессионаллар» берлеге матбугат хезмәте.

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының «Мәгариф волонтерлары» проекты кысаларында киләсе атнадан укытучылар өчен вебинарлар старт алачак, дип хәбәр итте Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов.

Март ахырында старт алган "Зур тәнәфес" Бөтенроссия конкурсы инде 90 мең укучыны җыйды. Иң билгеле стимул - зур приз фонды: "Артек" халыкара балалар үзәгенә юлламалар, укырга грантлар, портфолиода өстәмә баллар.

2020 елның 23 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты белән берлектә ата-аналар җәмәгатьчелеге, класс җитәкчеләре һәм белем бирү оешмалары өчен "Ачык класс" проекты кысаларында «Дистанцион укытуны оештыру. Социаль изоляция чорында ата-аналарга психологик ярдәм» темасына тематик вебинар үткәрде.

2020 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Цифрлы белем бирү мохите» ФИП һәм «Ачык мәктәп» ресурс үзәге эшчәнлеге кысаларында мәктәп педагоглары өчен «Дистанцион белем бирүне гамәлгә ашырганда Google-документларны файдалануның өстенлекләре» дип аталган семинар үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International