Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы «Мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирүнең заманча механизмнарын һәм технологияләрен үстерү» ведомство максатчан программасы кысаларында грантлар алуга юридик затлар өчен ачык конкурс башлануы турында игълан итте.
Мәгариф министрлыгы "Земский учитель" программасы буенча заявкалар кабул итүен дәвам итә. Программада катнашучылар - ким дигәндә биш елга авыл мәктәбенә эшкә килергә теләүче укытучылар. Моның өчен алар миллион сум ала, ә Ерак Көнчыгышта компенсация күләме - ике миллион. 2020 елда ук мондый түләүләрне 1803 укытучы алачак.
Дөньяда коронавирус дип аталган йогышлы чир таралу безнең күнегелгән тормыш рәвешенә зур үзгәрешләр кертте. «Үзизоляция тәртибе» кертелү сәбәпле, каникуллардан соң мәктәпләр дистанцион укуга, ягъни өйдән торып укуга күчте.
Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) белгечләре 2020 елгы бердәм дәүләт имтиханына (БДИ) һәм төп дәүләт имтиханына (БГӘ) әзерләнү буенча онлайн-консультацияләрне төгәлләде.
Татарстан мәгариф оешмаларында укыту биш телдә алып барыла, җиде тел өйрәнү предметы булып тора.
Федераль педагогик үлчәүләр институты сайтында 14 апрельдән 21 апрельгә кадәр 552 мең кулланучы булган, битләрне 2,34 миллион кеше караган, 642 мең файл йөкләнгән.
Республикада төрле шәһәрләрдә һәм районнарда 12 яңа уку корпусы төзелә. Татарстанда «Мәгариф» милли проекты ярдәмендә барлыкка килергә тиешле яңа мәктәпләр төзү графикларын төгәл үтәү белән алып барыла.
КНИТУ балалар университетының эш планына кертелгән «Старт на все 100» ачык олимпиадасы коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле чикләүләр аркасында 2020 елның апреленнән июнь аена кадәр дистанцион форматта оештырылачак.
Бу елның мартында Спас тармак технологияләре техникумының уку корпусында капиталь ремонт башланды. Бинаны яңарту ресурс үзәкләренә капиталь ремонт ясау буенча республика программасы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Илдар Гыйльметдинов 182нче номерлы политехник лицейда укучыларына дистанцион белем алу өчен планшетлар тапшырды. Бу турыда «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сайтында хәбәр ителә.