Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов беренче укытучысы Римма Закирҗанованы туган көне — 75 яшьлек юбилее белән котлады.
РФ Мәгариф министрлыгында 1 сентябрьдә мәктәпләр укучылар өчен үз ишекләрен ачар һәм традицион белем бирүгә әйләнеп кайтыр дип өметләнәләр. Мәгариф министры Сергей Кравцов «Диалог» программасы («Россия 24» телеканалы һәм Россия Хөкүмәте проекты) эфирында шулай дип белдерде.
Россиядә мәктәп укучылары арасында коронавирус инфекциясенең авыр очраклары теркәлмәгән диярлек. Бу хакта мәгариф министры Сергей Кравцов "Диалог" тапшыруы эфирында ("Россия 24" телеканалы һәм Россия Хөкүмәте проекты) белдерде, анда ул Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ашыгыч психологик ярдәм үзәге башлыгы Юлия Шойгу белән бергә чыгыш ясады.
"Пушкин диктанты" акциясенең темасы быел "Пушкин белән сәяхәт" дип аталачак, чара үткәреләчәк башкала дип Санкт-Петербург сайланды.
Хөкүмәт палатка тибындагы балалар лагерьлары өчен яңа янгынга каршы кагыйдәләрне раслады. Тиешле карар 5 майда үз көченә керә.
Укучылар өчен тормыш иминлеге нигезләренең яңартылган курсына мәгълүмати һәм психологик куркынычсызлык темаларын керттеләр, дип белдерде РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ашыгыч психологик ярдәм үзәге директоры Юлия Шойгу "Россия-24" телеканалы эфирында.
Казан федераль университеты яшь галимнәре Россиядә Франция Илчелеге аспирантлары өчен В.И.Вернадский исемендәге стипендиясе һәм М.В.Остроградский исемендәге стипендия лауреатлары булдылар.
Башка төбәк мәгариф оешмаларында укучы, ләкин хәзерге вакытта өйләренә кайткан укучылар яшәү урыны буенча ДЙА тапшырачак, дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт.
4 майда “Зур тәнәфес” Бөтенроссия конкурсының яңа тематик атнасы башланды. "Хәтерлә!" атнасы тарихи хәтергә һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган.
Быел "Үлемсез полк" гомумроссия акциясе 9 майда онлайн-форматта узачак. Анда катнашу өчен "Россиянең Үлемсез полкы" сайтында яки "ВКонтакте" һәм "Одноклассники" социаль челтәрләрендә мини-кушымталар аша анкета тутырырга кирәк.