Казанда сәламәтлеге чикле булган балалар укый торган 4 номерлы интернат-мәктәпкә «Мәгариф» милли проекты кысаларында 4 млн сумга яңа җиһазлар кайтарганнар. Бу хакта мәктәп директоры Зөлфия Габидуллина мәктәптә журналистлар белән очрашу вакытында сөйләде.
2020 елда сыйныф җитәкчеләренең хезмәт хакларын арттыру өчен Татарстан 619 миллионнан артык акча алачак. Бу турыда Дәүләт Советы депутаты Айрат Фәррахов хәбәр итә.
2 март көнне Россия мәктәпләрендә Бөтенроссия тикшерү эшләре башланды. 2020 елда аларны якынча илнең 37 мең мәктәбеннән 6,5 миллион укучы язачак. 4-7 сыйныфлар өчен тикшерү эшләре штат режимында узачак, 8 һәм 11 сыйныфлар өчен алар мәктәп карары буенча үткәреләчәк.
Казан укучысы Данил Сибгатуллин Россия җыелма командасы составында математика буенча Romanian Master of Mathematics (Румыния) XII Халыкара олимпиадасында алтын медаль яулады.
БДИның сынау этаплары, бердәм дәүләт имтиханы кебек үк, бушлай үткәрелә. «Мәгариф турында»гы закон нигезендә, укучылардан дәүләт йомгаклау аттестациясен узган өчен түләү алу рөхсәт ителми, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы.
«Кванториум» балалар технопарклары системасында тәрбияләнүчеләр виртуаль һәм өстәмә чынбарлык кушымталары әзерләгән.
Утырышта министрлыкның 2019 елда экспертлар һәм халык тавыш бирү юлы белән билгеләнгән өстенлекле максатларга ирешү турындагы хисапны тыңладылар. Дискуссиядә катнашырга һәм министрлык эшенең нәтиҗәлелеген бәяләргә Татарстан Республикасында «Яңа мәктәп» партия проекты активистлары, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары, бәйсез экспертлар һәм җәмәгатьчелек вәкилләре, педагоглар һәм ата-аналар чакырылды.
Казанда "Тоталь диктант" бөтенроссия акциясе оештырган "Сишәмбе көннәрендә – рус теле" бушлай әзерлек курслары башланды.
Казанда узган ел 30 социаль объект, шул исәптән 2560 урынга исәпләнгән 12 балалар бакчасы һәм 2725 урынга исәпләнгән ике мәктәп төзелде. Төзелешнең югары темпларын быел да саклап калу планлаштырыла - шәһәрдә ике мәктәп һәм гамәлдәге учреждениегә янкорма төзелә, шулай ук тагын биш мәктәпне проектлау алып барыла. Соцобъектлар төзелешендә мондый нәтиҗәләргә илкүләм проектлар һәм республика программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә ирешелә, дип билгеләп үтте Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин.
Казанда чит ил студентлары арасында узачак «Россия законнарын белүчеләр» вузара олимпиадасына гаризалар кабул итү башланды.