ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«Доброволец России – 2020» Бөтенроссия конкурсында катнашырга сигез яшьтән өлкәнрәк Россия Федерациясе гражданнары чакырыла.

2-3 мартта Н.В. Лемаев исемендәге Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте базасында Бөтенроссия һөнәри осталык олимпиадасының республика этабы узды.

Татарстан башкаласында Росгвардиянең территориаль идарәсе хәрби хезмәткәрләре һәм Россия ВНГ Пермь хәрби институты курсантлары "Ватан нәрсәдән башлана" мәгълүмати-пропаганда акциясе кысаларында Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге кадет интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләргә Росгвардиядә хезмәт итү турында сөйләделәр.

Җайлаштырылган төп гомуми белем бирү программалары буенча белем бирүче мәктәпләр һәм аларның педагогик хезмәткәрләре «Мәктәп - сәламәтлек территориясе» IV Бөтенроссия конкурсында катнаша ала, ул Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан уздырыла.


4
март, 2020 ел
чәршәмбе

«Мәгариф» илкүләм проектының тормышка ашырыла башлануына бер ел тулды. Әлеге юнәлештә тулы көч белән катнашу өчен федераль бюджеттан Татарстанга да 20 млрд сум акча бүлеп бирелгән иде. Әлеге проект кысаларында Татарстан мәгариф учаклары «Заман мәктәбе» федераль проектында катнаша. Алар арасында сәламәтлекләре чикләнгән балалар белем алган 4нче интернат-мәктәбе дә бар.

Татарстан кадетлар корпусында тәрбияләнүчеләр Пермь өлкәсеннән "Җиңүгә ихтыяр көче өчен" Кубогын  алып кайтты.  "Җиңүгә тигезләнү!" халыкара яшь патриотлар слётында РФнең 20 субъектыннан, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән командалар катнашты.

2 март көнне Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе залы Республика вожатыйлар һәм проводниклар мәктәпләрен ачу тантанасында катнашучылар һәм кунаклар өчен үз ишекләрен ачты.

Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында беренче тапкыр мәктәп укучылары өчен «Евразия лингвистик олимпиадасы» төбәкара олимпиадасы узды. Олимпиаданың координаторы – Мәскәү дәүләт лингвистика университеты.

“Тизрәк Алабугага, музейга!” дип аталган икенче Республикакүләм әдәби эссе балалар иҗат конкурсына йомгак ясалды. Бу – Алабуга дәүләт музей-ядкәрлегенең һәм «Татармультфильм» берләшмәсенең уртак проекты һәм ул балаларны Татарстанның тарихи-мәдәни мирасына тартуга һәм төбәк музейларын популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил 2020 елның март - июнь айларында дәүләт аккредитациясе булган һәм Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан югары белем бирү оешмаларында укучылар арасында «Дүртенче сәнәгать инкыйлабы шартларында кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләре» дип аталган I республикакүләм фәнни эшләр конкурсын үткәрә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International