Казан милли тикшеренү технология университетында 2023 елда ике яңа лаборатория булдырылачак.
Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтының алтаистика һәм китай теле кафедрасы профессоры Дмитрий Мартыновның ике мәкаләсе Википедия фикеренчә ел мәкаләләре исемлегенә керде.
Мамадыш районының төп сәхнәсендә «Ел укучысы» премиясенә конкурс җиңүчеләрен игълан иттеләр. Бер залда спорт, мәдәни һәм интеллектуаль ярышларда актив катнашучылар җыелган - барлыгы 360 бала.
25 декабрьдә «Татнефть Арена»да Татарстаннан 8 меңнән артык бала катнашында Республика Яңа ел чыршысы ачылды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фән олимпиадаларында, спорт ярышларында һәм иҗади конкурсларда җиңүчеләрне, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган балаларны Яңа ел белән котлады.
Мамадыш районында академик К.А.Вәлиев исемендәге 2 нче лицей базасында Татарстан Республикасы мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләренең укыту-методик эш буенча урынбасарлары өчен “Мәгарифнең сыйфатын күтәрү факторы буларак, педагогик кадрларның һөнәри үсеше системасын үстерү” темасына семинар-киңәшмә узды.
Россиядә 2020 елда хәтер һәм дан елын үткәрүгә багышланган «Без срока давности» Бөтенроссия иншалар конкурсы старт алды.
23 декабрьдә Мәгарифне үстерү институтында «Татарстан Республикасының киләчәк укытучысы» республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Быел 11 сыйныф укучыларының күбесе "Өмет һәм өметсезлек" тематик юнәлеше буенча йомгаклау иншасы язарга булды, дип хәбәр итте журналистларга Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хастаханәләрнең баш табибларына һәм авыл мәктәпләре директорларына ашыгыч медицина ярдәменең яңа автомобильләре, күчмә флюорографлар һәм мәктәп автобуслары ачкычларын тапшырды.
25 декабрьдә Зур Кремль сараенда узачак Яңа ел чыршысына Татарстан Республикасыннан 105 бала китте. Тантаналы чарага төрле дәрәҗәдәге олимпиада җиңүчеләре, фәнни җәмәгатьчелек, иҗтимагый оешма вәкилләре булган сигездән унөч яшькә кадәрге балалар чакырылды.