ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Рус географик җәмгыяте һәм "Яндекс" ил өчен әһәмиятле проектлар өстендә бергә эшләячәк. "Яндекс.Карта"да топонимнарны стандартлаштыру буенча уртак эш планлаштырыла.

Казанда «Добрый футбол» хәйрия турниры узды. Әлеге чара республиканың төрле шәһәр-районнарынна 138 баланы һәм 15 оешманы берләштерде.

Ярыш Иннополис университеты базасында  узды. Ул Россотрудничество грантлар программасы ярдәмендә чит илдә рус мәктәпләре арасында цифрлы грамоталылыкны үстерү буенча  "Цифрлы икътисад өчен кадрлар" федераль проекты кысаларында үткәрелде.

«Нанотехнологияләр - киләчәккә ыргылыш!» Бөтенроссия интернет-олимпиадасын оештыручылар теләге булган һәр укытучы һәм студентны конкурсларда катнашырга чакыра.


17
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 17 декабрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән үсеше институты Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты белән берлектә «Ачык сыйныф» проекты кысаларында Татарстан Республикасы ата-аналар җәмәгатьчелеге һәм сыйныф җитәкчеләре өчен «Баланың вакыты: мәгариф, мәдәни һәм шәхси» темасына белем бирү вебинары үткәрә.

Казан педагог-оештыручысы Марина Захарова илнең иң яхшы әйдаманы булды. «Әйдаманнар лигасы» бөтенроссия конкурсына ял көннәрендә Мәскәүдә узган ел саен үткәрелә торган Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең кышкы фестивалендә йомгак ясалды.

Фән һәм югары белем бирү министрлыгы һәм Мәскәү мәгариф департаменты уртак проектына Санкт-Петербург, Карелия Республикасы, Татарстан, Башкортостан, Төньяк Осетия-Алания, Пермь крае, Новосибирск һәм Иваново өлкәләре кушыла.

Татарстан мәктәпләре һәм балалар бакчалары директорлары, методик берләшмә җитәкчеләре, педагоглары, КФУның  Мәгариф өлкәсендә лидерлык үзәге оештырган,  "Педагогик лидерлык. Инновацияләр лабораториясе" дип аталган беренче белем бирү интенсивында катнашты. 


16
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

14-16 декабрь көннәрендә Республика олимпиада үзәгенең “Дуслык” комплексы базасында “Телләр планетасы” I Республика лингвистика турниры узды.
Турнирда Казан шәһәре һәм Татарстан муниципаль районнарыннан 88  җиденче-сигезенче сыйныф укучысы катнашты.

13-14 декабрьдә Арча районында  гомуми белем оешмалары командалары арасында 2019/2020 уку елы сезоны «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының зона этабы узды. Уеннар “Арча” спорт комплексы һәм Арчаның 1нче мәктәбе спорт залларында үткәрелде. Ярышларның баш хөкемдары - Валерий Терентьев.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International