ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

28 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәгендә рус теленнән кадет мәктәпләре һәм кадет интернат-мәктәпләре арасында “Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!”  дип аталган олимпиада узды.

26-28 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге кадет мәктәпләре һәм кадет интернат-мәктәпләре укучылары арасында “Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!”  дип аталган республикакүләм олимпиада уздырды.

PISA халыкара тикшеренү моделе буенча Россия төбәкләрендә белем бирү сыйфатын тикшерүнең беренче этабы тәмамланды, аның нәтиҗәләре 2020 елның апрелендә билгеле булачак. Бу хакта гомуми белем сыйфатын бәяләү буенча чаралар уздыру нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясендә катнашучылар сөйләде.

Сергей Кравцов һәр тугызынчы сыйныф укучысы быелгы чыгарылыш имтиханнары турында нәрсәләр белергә тиешлеген сөйләде.

25 ноябрьдән 29 ноябрьгә кадәр Республика олимпиада үзәгенең “Дуслык” укыту-сәламәтләндерү комплексы базасында  физика буенча муниципаль этап һәм экология буенча төбәк этабы алдыннан “Ноосфера” профильле сменасы кысаларында уку-тренировка җыеннары узды. Җыенга республиканың 12 районыннан һәм Казан шәһәреннән 74 укучы килгән иде.

Казан федераль университеты өченче тапкыр "Инглиз теле буенча дискант" бөтенроссия акциясен үткәрде. Халыкара аралашу телен белүен 19000 Россия укучысы һәм студенты тикшерә алды.


29
ноябрь, 2019 ел
җомга

28 ноябрьдә Россия Мәгариф министрлыгы каршындагы федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча совет гомуми белем бирүнең яңартылган стандартларын карады һәм хуплады. Бу мәктәп программасының асылын чагылдыра торган төп документ, аңа илнең барлык мәктәпләре һәм укытучылары ориентлаша.

Казанда мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә әйдәп баручы белгеч, педагогика фәннәре докторы, Дәүләт гуманитар-технология университетының башлангыч һәм мәктәпкәчә белем бирү педагогикасы кафедрасы профессоры Алексей Майерның  авторлык семинары узды.

29 ноябрьдә Абдулла Алиш исемендәге Шәһәр балалар иҗат сарае базасында "ЮНАРМИЯ йорты" ачылачак.

24 ноябрьдән 26 ноябрьгә кадәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге кадет мәктәпләре һәм кадет интернат-мәктәпләре укучылары арасында математикадан "Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!” дип аталган республикакүләм олимпиада уздырды.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International