Россиянең 11 төбәгеннән, шул исәптән Татарстанны да кертеп, галим-энциклопедиклар "Википедия" аналогын эшләүгә кушылды. Бу хакта "Зур Россия энциклопедиясе" фәнни нәшриятының җаваплы мөхәррире Сергей Кравец сөйләде.
Соңгы елларда мәктәптә һәм өйдә югары уку йөкләнеше нәтиҗәсендә, күп кенә укучыларда хәрәкәт активлыгы җитәрлек түгел, ул мәктәп укучысы организмында җитди үзгәрешләр китереп чыгарырга мөмкин.
БДИ үткәрелгән еллар дәвамында бик зур үзгәрешләр кичерә: барлык фәннәр буенча контроль үлчәү материалларыннан "тест өлеше" төшереп калдырылды, биремнәр иҗадирак булды, имтиханнарны оештыручылар тарафыннан төрлечә кулланылышлар бетерелде.
Гадәттәгечә, һәр уку елының ноябрь аенда Россия дәүләт суд эшчәнлеге университетының Казан филиалы бинасында Ачык ишекләр көне узачак.
19 ноябрь көнне Бөгелмәдә "Мәгариф" милли проекты ресурсларыннан файдалану нигезендә белем бирү сыйфаты белән идарә итү" темасына мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләре урынбасарлары өчен республикакүләм семинар узды.
20 ноябрьдә Россия юристлары Ассоциациясе РФ Юстиция министрлыгы белән берлектә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне үткәрде. Чара Бөтендөнья балалар көненә багышланган иде.
21 ноябрьдә Чистай районының Каргалы гимназиясендә «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильдәге мәгариф үзәкләре - мәктәп директорлары өчен республикакүләм семинар – киңәшмә узды.
Татарстанда республика мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары арасында "Куркынычсызлык белеме шкатулкасы" дип аталган лэпбуклар республика смотр-конкурсы узды. Смотр-конкурста Татарстан Республикасының 686 мәктәпкәчә белем бирү оешмасыннан 1518 педагог катнашты.
Казан радиомеханика көллиятендә 20-22 ноябрьдә “Электроника” компетенциясе буенча WorldSkills төбәк чемпионаты уза.
18-22 ноябрьдә Пенза шәһәрендә "Йөрәгемне балаларга бирәм" дип аталган өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталык Бөтенроссия конкурсының финал этабы уза.