Татарстан Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" грантын җиңүчеләрне бүләкләде. Конкурста 55 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы катнашты, аларның 28е 500 мең сум күләмендә грант отты.
26 ноябрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында 2019 елның 23 сентябреннән 7 октябренә кадәр узган “Бала күзлегеннән виртуаль дөнья” республика рәсем һәм видеороликлар конкурсында җиңүчеләрне һәм лауреатларны бүләкләү тантанасы булды.
23-26 ноябрьдә Ярославльдә "ПроеКТОриЯ" Бөтенроссия һөнәри юнәлеш бирү форумы узды.
Балалар театрларының республика фестивале "2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.
28 ноябрьдә Казан Технопаркының югары технологияләр өлкәсендәге конференц-залында "IT-парк" иң яхшы мәктәп IT-стартаплары конкурсы узачак.
РФ Мәгариф министрлыгы каршындагы совет яңа мәктәп стандартларын караячак. Документта төгәл язылган: баланы кайсы сыйныфта нәрсәгә өйрәтергә тиешләр.
25 ноябрьдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә "Россия яшьләр берлеге" гомумроссия иҗтимагый оешмасы һәм "Россия – мөмкинлекләр иле" АКБО ярдәмендә һөнәри белем бирү оешмаларының "Ел студенты – 2019" Россия милли премиясе җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы узды.
2 декабрьдә КФУның икенче уку корпусында 17.00 сәгатьтә "PROНаука КФУда" фәнни-популяр проектының "Төн формуласы" дип аталган XI сериясе башлана. Бу юлы " Университеттагы төн" математика фәненә багышланган. Ул Н.И. Лобачевский исемендәге Халыкара премия һәм медаль тапшыру тантанасы белән бер көнне булачак.
22 ноябрьдә Түбән Камада "Белем сыйфаты: актуаль мәсьәләләр һәм инновацияләр" дип аталган республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды. Конференция эшендә 400 дән артык кеше катнашты.
"Россия халыклары телләре һәм мәдәнияте: саклап калу һәм үстерү" иң яхшы практикалар конкурсы 21 октябрьдән 22 ноябрьгә кадәр үткәрелде. Аны РФ Мәгариф министрлыгы оештыра. Конкурста Россия Федерациясенең 51 субъектыннан вәкилләр катнашты.